24 яшькә кадәрге балалар өчен медицина хезмәте чыгымнары буенча салым кайтару тәртибен әйттеләр

Салым түләүчеләр исемлеге киңәйтелгән.

Салым кодексына үзгәрешләр кертелгән. Алар нигезендә, медицина хезмәтләре өчен салым вычеты алучылар исемлеге киңәйтелгән.

Хәзер балаларга, шул исәптән уллыкка (кызлыкка) алган балаларга медицина хезмәте чыгымнары буенча түләнгән салымның бер өлешен кире кайтарып алырга мөмкин. Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе хезмәткәрләре әйтүенчә, моңа кадәр 18 яшькә кадәрге балалар өчен генә вычет бирсәләр, хәзер инде 24 яшькә кадәрге балалар өчен дә аны алырга була. Әмма алар мәгариф оешмаларында көндез укырга тиеш. Вычет алу өчен калган шартлар элеккечә үк кала. Төзәтмә 2022 елгы һәм аннан соңгы чыгымнарга кагыла.

Соңгы алты ай эчендә Татарстанда кире кайтарылган салым күләме 11 миллиард сум тәшкил иткән. Бу – узган елның гыйнвар-июнь ае чоры белән чагыштырганда 6 миллиард сумга күбрәк.


Фикер өстәү