Мәгариф министры медальсез калучылар турында: «Әгәр БДИда 41 балл җыя  икән, бу нинди медалист булсын?!»

Быел республикада 2455 чыгарылыш сыйныф укучысы «Укудагы казанышлар өчен» медаленә лаек булса, 74е белемен аклый алмаган. Андыйлар бүләктән мәхрүм калган. Моның сәбәбе нәрсәдә?

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин быелгы имтихан нәтиҗәләренә багышланган брифингта  медаль  мәсьәләсенә карата үз фикерен белдергән иде.

– Рус теленнән – 70, ә ирекле фәннәрдән чик баллдан ким булмаган баллар җыю таләбе куелган иде. Әгәр чик балл 28 яки 40 балл булып, медалист 41 балл җыя  икән, көлке бит, бу нинди медалист булсын? Алар медальсез калачак, имтиханны кабат бирә алмыйлар. Монда бернинди фаҗига дә күрмим, – диде  министр.

Медальләрне акламау проблемасы быел гына килеп чыкмады. Башка елларда да алтын медальдән коры калган егет-кызлар булды. Без районнарга шалтыратып, медалистлар турында белештек.

Кама Тамагы районының мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Нурзия Җиһаншина әйтүенчә, районда быел 11 нче сыйныфны 62 укучы тәмамлаган. Узган уку елында   барлыгы 1455 бала укыган.

– Өч медалистыбыз да медальгә лаек дип табылды. Узган ел алар 8 иде. Тик бер егетнең математикадан бер баллы җитмәде. Медаль бөтен кешегә дә бирелми, ул укучының белемен күрсәтә. Шуңа күрә акламады дигән сүз дә була алмый. Имтиханда баллы җитми икән, уку дәверендә укытучылары «тарткандыр» дип саныйм. Узган ел  БДИдан ике фәннән 70тән ким булмаган балл тупларга кирәк иде. Быел бары  – рус теленнән генә. Бер фәннән дә тиешле баллны җыя алмагач, ни әйтәсең инде? Әгәр укучы «5ле»гә укып, алтын медальгә бара икән, ул аны акларга тиеш, – ди белгеч.

Мөслимдә 19 укучының дүртесенә  медаль эләкмәгән.

– Бездә быел район буенча мәктәпне 63 укучы тәмамласа, шуларның 23,8 проценты – медалистлар.  Моны зур күрсәткеч дип саныйм.  Тик дүртесе  медальсез калды. Алар –  «5ле»гә генә укыган укучылар. Укытучылары укучылары белемнәрен аклар дип ышанган, әмма рус теле сынавыннан өчесенең 70 баллга  – 3, берсенә 8 балл җитмәде. Медальсез калган укучылар үзләрен тыныч тота, кәефләре яхшы, – ди Мөслим районы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Ләйлә Харисова.

Буа районындагы 5 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Полина Кузьминага оялырга сәбәп юк. Гимназиядә аны бар яктан да актив укучы дип саныйлар.

– Әгәр син алтын медальгә өметләнәсең икән, үзеңдә җаваплылык тоярга тиешсең. Медальсез калуны хурлык дип санамыйм, әмма андыйларга психологик яктан авыр. Мәктәптә дә, өйдә дә басым ясамый калмаслар. Минем беркайчан да «4ле» дә алганым юк.  «Отличник синдромы» дигән нәрсә дә хас. Ул миңа максатларга ирешергә ярдәм итсә дә, күп очракта комачаулый. БДИдан өч фәнне дә 80шәр баллга тапшырдым. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының туризм юнәлешенә укырга керергә гариза тапшырдым. Хәзерге вакытта нәтиҗә көтәм. Бар да яхшы булыр дип өметләнәм, – ди Полина.

КФУдагы Мәгариф һәм психология институтының педагогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы Роза Алексеева фикеренчә, алтын медальгә өметләнгән яшьләр бу исемне акларга тиеш. Ләкин һәр имтихан ул – үзенә күрә бер стресс. Кайберәүләр аңа каршы тора ала, ә кемнәрдер – юк. БДИда үзләрен тыныч тоткан очракта, бәлкем алар да сорауларга җавап бирә алыр иде. Бүген имтиханнар тапшыру да катлаулы. Башта  БДИны көтәләр, аннан имтиханда киеренкелек туарга мөмкин.

– Медальсез калган, адәм көлкесе бит, дип әйтергә  ярамый. Үземнең дә студентларыма әйткәнем бар. «Озак еллар педагогика тарихы курсларын алып баручы профессор булсам да, стресс хәлендә сезнең  кайбер сорауларга җавап бирә алмыйча, төртелеп тә калырга мөмкинмен. Югыйсә барысын да беләм», – дим. Кеше бит ул машина түгел.  Тормышта төрле хәлләр була. Шуңа күрә гаепләргә кирәкми. Алар – 17 яшьлек үсмерләр. Кызганыч, медальсез калу очраклары булгалый. Тик моннан фаҗига ясарга кирәкми. Кәефе төшмәсен өчен әти-әниләр балаларына, куркыныч нәрсә юк, син сау-сәламәт, бар да яхшы булыр, дип аңлатырга тиеш. Медаль әле зур акыл күрсәткече түгел, – диде Роза Вәлиева.

Медаль белемне бәялиме?

Чулпан Гарифуллина, журналист:

– Медалист булу бик кыен ул (көлә). Безгә һәрвакыт таләпләр дә югары булды һәм без ялгышырга куркып тәрбияләндек дип әйтә алам. Ә бу бик үк дөрес түгел. Тора-бара бу тормыш кагыйдәсенә әйләнә. Бар җирдә дә, бар эштә дә «5ле» булуын телисең. Вакытны кире кайтарырга мөмкинлек булса, әлеге кагыйдәдән баш тартыр идем. Хәзер инде безнең ишеләрне үзгәртеп булмый.

Медаль ул әле һәр очракта да синең чын белемеңне бәяләүче фактор булып тормый. Шыр надан, буш кешеләр дә медаль алып чыга ала. Бу – «зубреж»ка алымын кулланып алынган белем җимеше. Ә кемдер чынлап та күңелен биреп укып та, белемле, акыллы булып та, медальсез кала ала. Хәзер исә медаль – бюджет урынына эләгү өчен берничә балл өстәүче металл кисәге генә. Акланмаган медальләр – әнә шул мин әйткән ятлап укучыларның артуы нәтиҗәсе.

Мәктәпне кызыл аттестат һәм медаль белән тәмамласам да, уку елы дәверендә моңа максатчан ашкынмадым. Әйткәнемчә, минем өчен ул – металл кисәге генә. Медальле булмасам да, борчылмас идем. Аңа карап кына мине азрак ярата, хөрмәт итә башларлармы? Юк инде. Медаль алгач, ул кадәр башым китеп сөенеп йөргәннәремне дә, мактанганымны да хәтерләмим.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү