Казан урманнарында агулы үрмәкүчләр пәйда булган

Казан урманлыгында агулы үрмәкүчләр – каракортлар пәйда булган. Аларның агуы кешенең корсак өлешендә, билдә һәм күкрәк читлегендә чыдап булмаслык авырту китереп чыгарырга мөмкин.

Үрмәкүч тешләгән кешегә вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәсә, аның үлеп китү куркынычы зур.
“Татарстан” дәүләт теле-радиокомпаниясе һәм “Россия 24” хәбәр иткәнчә, социаль челтәрләрдә Горки-Әмәт урманында әнә шундый куркыныч бөҗәкнең пәйда булуы турында мәгълүмат таралган.

Каракортлар гадәттә Кыргызстанда, Казахстан чүлләре, Калмыкия далалары, Әстерхан өлкәсе, Урта Азия, Төньяк Африкада, Россиянең көньягында һ.б. яши. Татарстан өчен алар – бөтенләй чит “кунак”. Социаль челтәрләрдә язуларынча, республикада аномаль эсселек һәм корылык агулы үрмәкүчләргә үз өйләрендәге кебек хис итү мөмкинлеге биргән булса кирәк.

Фото социаль челтәрдән алынды


Фикер өстәү