Рөстәм Миңнеханов Калмыкия Республикасы башлыгы Бату Хасиков белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Калмыкия Республикасы башлыгы Бату Хасиков белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Төбәкара хезмәттәшлек, төрле юнәлешләр буенча элемтәләрне үстерү мәсьәләләре тикшерелде. Аерым алганда, Калмыкия коллегалары инвесторлар өчен шартлар тудыру, эчке туризмны үстерү, иҗтимагый киңлекләрне үстерү һ. б. мәсьәләләрдәге Татарстан тәҗрибәсен өйрәнәләр.

Калмыкия башлыгы Рөстәм Миңнеханов белән очрашу тәмамлангач, Татарстан Республикасына һәм Казанга һәрвакыт шатланып баруы турында уртаклашты. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан белән Калмыкиянең хезмәттәшлеге күп юнәлешләр буенча гамәлгә ашырыла.

Мөһим юнәлешләрнең берсе-иң беренче чиратта уңай инвестицион климат булдыру. «Татарстан Республикасыннан күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин, — дип ассызыклады Бату Хасиков. — Без күп нәрсә башкара алдык — 2019 елда республикада 8 меңгә якын эшкуар булса, бүгенге көндә 16 меңнән артык кеше Татарстан үрнәгенә таянып эш итә. Рөстәм Миңнеханов белән шәхси аралашуым да мөһим роль уйнады. Тагын бер юнәлеш – эчке туризмны үстерү. Татарстан бу мәсьәләдә уңышлары белән данлыклы. Һәм без күп нәрсәне үзләштердек, төбәккә туристлар агымын җиде тапкыр арттырдык.

Бату Хасиков сүзләренчә, сүз инфраструктураны үстерү, туризм өлкәсендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты турында бара.

«Калмыкия аграр төбәк буларак кабул ителә. Совет чорында төбәк аграр-индустриаль статуска ия булса да. Без бу статусны торгызу бурычын куябыз. Без югары технологияле була алабыз. Калмыкия өчен бу юнәлеш тиз үсеш нокталарының берсе, һәм Татарстанда моңа үрнәк күп. Без үз хезмәткәрләребезне монда җибәрү мөмкинлегеннән файдаланабыз. Бу бик зур тәҗрибә», — дип сөйләде Калмыкия башлыгы.

«Казан төзекләндерү, архитектура ягыннан бик нык үзгәрде, — диде Бату Хасиков. — Минем хезмәттәшләрем монда еш була һәм шулай ук Казан тәҗрибәсен дә үзләштерә – иҗтимагый киңлекләрен, иҗтимагый транспортны оештыру күзлегеннән. Без комплекслы аралашырга тырышабыз һәм нәтиҗәләрне тоябыз. Безнең хезмәттәшлек югары нәтиҗәлелеккә ия, һәм Калмыкия моңа бик шат. Бу хезмәттәшлекне ныгытырга ниятлибез.»


Фикер өстәү