Рөстәм Миңнеханов инвесторларга: «Республикабызга ышанычыгыз өчен һәрберегезгә рәхмәт»

«Без бүген проектларыбыз һәм аларны булдырган кешеләр белән горурланабыз. Болар барысы да аеруча игътибар һәм җаваплылык таләп итә». Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Инвесторлар клубы утырышында катнашты әнә шулай диде.

Утырышны Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ачты. Ул, аерым алганда, тикшеренү нәтиҗәләре буенча иң кызыклы тема бүген ясалма акыл темасы дип хәбәр итте. Иң күп инвестицияләр җәлеп иткән илләр АКШ, Кытай, Гонконг, Сингапур, Бразилия булды. Иң күп инвестицияләр китерүче тармаклар арасында беренче урында – инфраструктура һәм логистика, икенче урында – яңартыла торган энергия чыганаклары, өченче урында -су белән тәэмин итү системалары, аннан соң цифрлы икътисад, сәламәтлек саклау, мәгариф.

Рөстәм Миңнеханов, кунакларны һәм Инвесторлар клубы әгъзаларын сәламләп, барысына да Татарстанга ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. Ул искә төшергәнчә, мондый очрашулар инде яхшы традициягә әверелде. «Сезнең һәрберегезгә республикабызга ышанычыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә, 2 диде ул. – Безгә сезнең фикерегез бик мөһим – инвесторлар фикере. Инвестор – ул күчмә кош кебек, әгәр дә ул җылы һәм уңайлы булмаса, ул эшләмәячәк. Бу дөрес! Уңай эшләр өчен без шундый шартлар тудырырга тиеш».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген, күп кенә инвесторлар илдән киткәч, яңа базарлар һәм яңа мөмкинлекләр табу мөһим. Мәсәлән, Татарстан үзе яңа базарлар сыйфатында Казахстан, Үзбәкстан һәм башка илләрне карый. Татарстан Рәисе шулай ук яңа инвесторлар эзләү һәм булганнарына шартлар булдыру эшендә  Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы һәм аның җитәкчесе – Талия Миңнуллинаның тырышлыгын билгеләп үтте. «Инвесторлар белән эшләүдә сабыр булырга кирәк, – диде ул. – Әгәр мөмкин булган проектларның берсе булса да эшләп китә икән, бу инде яхшы».

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, инвесторлар белән ачык диалог төзү мөһим. «Иң катлаулы проектларны алып баручы инициативалы кешеләр кирәк, – диде ул. – Без бүген проектларыбыз һәм аларны булдырган кешеләр белән горурланабыз. Болар барысы да аеруча игътибар һәм җаваплылык таләп итә». Рөстәм Миңнеханов Татарстан җитәкчелегенең инвесторларны инвесторларның проектлары уңышлы булсын һәм үсеш алсын өчен тырышлык куясын әйтте. «Безнең өчен сезнең бизнесның уңышлы булуы мөһим», – диде Рөстәм Миңнеханов, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

 


Фикер өстәү