Алексей Песошин Иминлек органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

20 декабрь – Россиянең Иминлек органнары хезмәткәрләре көне. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады.

«Иминлек органнары һәрвакыт дәүләтнең ышанычлы терәге булды. Без Ватаныбызга тугры хезмәт иткән һәм хәзер дә хезмәт итүчеләрнең, илнең мәнфәгатьләрен, куркынычсызлыгын, кешеләребезнең тынычлыгын саклаучыларның, конституцион төзелеш нигезләренең какшамаслыгын, Россиянең мөстәкыйльлеген һәм территориаль бөтенлеген тәэмин итүчеләрнең батырлыгы белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Иминлек органнары ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Сез бик күп авыр сынаулар аша намус белән үткәнсез, алдыгызга куелган бурычларны профессиональ төстә, фидакарьләрчә үтәгәнсез, батырлык һәм кыюлыгыгыз белән Ватанга, үз халкыңа тугры хезмәт итүдән дә югарырак кыйммәтнең булмавын раслагансыз.
Фидакарь хезмәтегез өчен сезгә эчкерсез рәхмәтләремне җиткерәм. Алга таба да илебезнең иминлеген тәэмин итү хакына җаваплы бурычларны уңышлы төстә үтәвегезгә ышанам! Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, үзегезгә һәм якыннарыгызга иминлек телим!»


Фикер өстәү