Татарстанда яшәүчеләрне яңача алдый башлаганнар

Мошенниклар кешеләрне “Система быстрых платежей” аша алдый башлаган. Алдауның асылы шуннан гыйбарәт: теге яки бу кеше, интернет-кибеттә кыйммәтле товарга күзе төшеп, аны сатып алу өчен сайтта заявка калдыра. Шуннан соң инде алдау башлана. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Заявка калдырганнан соң, сатып алучыга шалтыраталар яки мессенджер аша хәбәр җибәрәләр. Ялган сатучы кибеттә аны кызыксындырган товарның барлыгын, хәтта ташлама белән дә сатып алырга мөмкин булуын, әмма QR-код белән “Система быстрых платежей” аша түләргә кирәклеген аңлата.
Теге кеше ризалык биргән очракта, ялган сатучы мессенджерга QR-код белән түләү формасы урнаштырылган биткә сылтама җибәрә. Беркатлы сатып алучы түләүне раслауга, акча мошенник счетына күчә.


Фикер өстәү