Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Донецк халык республикасы башлыгы Денис

Пушилинга кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Донецк шәһәрендәге фаҗигагә бәйле рәвештә, Донецк халык республикасы башлыгы Денис Пушилинга кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.
“Донецкидагы фаҗига Татарстанда яшәүчеләргә бик авыр тәэсир итте, – диелгән телеграммада. – Украина хәрби көчләренең һөҗүме сәбәпле тыныч халыкның һәлак булуы безне нык тетрәндерде. Республикада яшәүчеләр исеменнән, шәхсән үз исемемнән бу коточкыч фаҗига кагылган һәркемнең авыр кайгысын эчкерсез уртаклашам. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарына теләктәшлек сүзләрен, зыян күрүчеләргә тизрәк савыгу теләген тапшыруны сорыйм”.


Фикер өстәү