23 гыйнвар. Шәхесләр

Психиатр, медицина фәннәре докторы (1940), профессор (1949), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1945) Андреев Михаил Петрович 1896 елда Казанда туа.

1919 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлый, шунда ук эшли. 1932 елдан психиатрия кафедрасы мөдире, 1967 елдан профессор-консультант.

Михаил Андреев В.М.Бехтеревның фәнни традицияләрен үстерә: югары нерв системасы эшчәнлеген тикшерүнең объектив ысулларын эшләү, соматик психозлар этиопатогенезын, чик патологиясе, акылы зәгыйфьләнгән авыруларны соматометрик ысул белән өйрәнү, йогышлы агулану факторлары китереп чыгарган психик авыру формаларын, психик халәт һәм тән төзелешенең үзара бәйләнешен өйрәнү белән шөгыльләнә, авыруның сөйләмен тикшерү методикасын төзи.

1980 елның 1 декабрендә Казанда вафат була.

Онколог, медицина фәннәре докторы (1999), Татарстанның атказанган табибы (2000) Әһлуллин Илдар Рәүф улы 1959 елның 23 гыйнварында Буа районы Күл Черкене авылында туа.

1982 елда Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң, Республика онкология диспансерында эшли, 1988 елдан абдоминаль хирургия бүлеге мөдире. Шулай ук 1996 елдан Казан медицина академиясендә хезмәт итә.

Хезмәтләре ашказаны-эчәк юлларында, кече оча сөяге, бавыр, панкреатодуоденаль зонада таралган яман шеш авыруларын хирургик дәвалауга карый.

Очлыкларның төп магистраль тамырларын протезлау методикасын гамәлгә кертә. Медицинадагы яңа технологияләрне кулланып, тире-мускулларга пластик операция ясау методикаларын эшли, сөяк-мускулларга пластик операцияләр алымын киң куллана.

Шагыйрь, прозаик, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2007) Зәйдуллин Ркаил Рафаил улы 1962 елның 23 гыйнварында Чуашия АССРның Комсомол районы Чичкан авылында туа.

Казан университетын тәмамлаганнан соң 1985–1987 елларда «Яшь ленинчы», 1987–1989 елларда «Татарстан яшьләре» газеталарында эшли.

1989–2009 елларда – «Идел» журналында бүлек мөхәррире, 2010 елдан – Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант. 2019 елдан Татарстан Дәүләт Советы депутаты.

Әсәрләре 1970 нче еллар ахырында матбугатта басыла башлый. «Кояшлы күзләр» (1984), «Күрәзә» (1988), «Урыс кышын озату» (1993) дип исемләнгән шигъри җыентыклар авторы. Проза әсәрләре «Ил» (2000) җыентыгына тупланган. «Саташкан сандугач» пьесасы Татар академия театрында 2001 елда сәхнәләштерә.

Р. Зәйдулланың аерым әсәрләре, инглиз, төрек, үзбәк, рус һәм чуаш телләренә тәрҗемә ителеп, төрле басмаларда дөнья күрә. Мәсәлән, «Кырымга китү» әсәре 2016 елда Фатыйх Кутлу тәрҗемәсендә төрек телендә «Кардәш каләмнәр» журналында басылган. Шулай ук аның башка телләрдән татарчага үз шигъри тәрҗемәләре дә күп.

 


Фикер өстәү