Диспансеризация үтүдә нинди үзгәрешләр бар?

Яңа туган балалар санын арттыру, баласызлыкны киметү… Быел диспансеризация программасына әнә шундый максатны күздә тоткан үзгәрешләр гамәлгә керә. Моннан тыш С гепатитына антитәнчекләр барлыгын да тикшерәчәкләр. Бу үзгәрешләр өметләрне аклармы? 

Рәсми саннарга күз салсаң, бүген Россиядә яшәүчеләрнең 17,5 проценты бала сөю бәхетеннән мәхрүм. Бу – илдәге һәр алты кешенең берсе баласызлыктан интегә дигән сүз. Шуның белән беррәттән илдә туучылар саны да кими бара. Узган елның сентябренә алынган соңгы мәгълүматларга караганда, бер ел эчендә илдә туучылар саны 8,4 процентка кимегән. Диспансеризациягә кертелгән яңа үзгәрешләр, иң беренче чиратта, әнә шушы проблемаларны хәл итүне күздә тота.

КФУ Университет клиникасының акушер-гинекологы Резедә Шәрипова моны бик дөрес һәм урынлы үзгәрешләр дип саный.

– Бу үзгәрешләр халыкның репродуктив сәламәтлегенә уңай йогынты ясар дип өметләнәм. Диспансеризациядә моңа кадәр булганнарыннан тыш, хәзер хатын-кызлар өчен күкрәк бизләренә УЗИ, аналык муентыгын тикшерү, җенси юл белән күчә торган инфекцияләргә тикшерү кебек яңа юнәлешләр дә өстәделәр бит. Ир-атларның репродуктив саулыгына да игътибар артты. Алар спермограмма, репродуктив органнарына УЗИ уза. Һәр икесенә С гепатитына тикшеренү узу да мәҗбүри. Моңа кадәр исә әлеге тикшеренүләрне, стандарт рәвештә табибка күренгәннән соң, тар белгечкә юллама алган очракта гына узып була иде. Бу яңалык сәламәтлектәге үзгәрешләрне вакытында ачыклап, күп кенә чирләрне башлангыч чорда ук дәваларга мөмкинлек бирәчәк, – ди табиб.

Диспансеризациянең ул яктан әһәмияте ел саен искәртелеп килә анысы. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган ел республикада 1 миллионнан артык кеше диспансеризация узган. Аның барышында 15 мең йөрәк авыруы, 2 меңләп яман шеш очрагы ачыкланган. Һәр ун кешенең берсенә исә теге яки бу чир килеп чыгу куркынычы янавын ачыклаганнар. Бүген Татарстанда элеккечә үк тире, эчәклек, сөт бизе яман шеше иң киң таралган. Диспансеризация исә барлык төр яман шешләрнең яртысын ачыкларга ярдәм итә, ди белгечләр. Аерым алганда, диспансеризация программасы кысасында каралган скрининг технологияләре ярдәмендә сөт бизләре, аналык муентыгы, мәни бизе, эчәк яман шешен 1–2 стадиядә чакта ук ачыкларга мөмкин.

Республика клиник хастаханәсенең табиб-терапевты Анастасия Яковлева әйтүенчә, чиргә бәйле вазгыятьне үзгәртү өчен тикшеренү программасына үзгәрешләр кертү генә җитми.

– Яшерен-батырын түгел, бүген күпләр диспансеризациягә барырга атлыгып тормый. Моны ниндидер өстәмә мәшәкать кебек кабул итә. Шуңа күрә диспансеризациягә кертелгән үзгәрешләр белән беррәттән, кешеләрнең үз саулыгына җаваплырак карый башлавы да кирәк, – ди табиб. – Чир башлангыч чорда табылса, аны тулысынча җиңү ихтималы да шулкадәр югарырак бит. Шул ук балага уза алмау, нәселсезлек проблемалары еш кына инфекция, бигрәк тә җенси юл белән күчә торган инфекцияле авырулар нәтиҗәсендә килеп чыга. Алар вакытында ачыкланса, кешенең репродуктив сәламәтлеге дә аксамас иде. Диспансеризациягә кертелгән яңа үзгәрешләр шушы проблеманы юкка чыгарыр, илдә туган балалар саны да артыр дип өметләнәсе килә.

Сүз уңаеннан, якын арада кыз балаларның саулыгына игътибарны арттырмакчылар. Моңа кадәр алар хатын-кыз табибына беренче тапкыр 14 яшендә күренә иде. Хәзер алар табиб бусагасын 13 яшь тулуга атлап керәчәк. 10 нчы номерлы шәһәр балалар хастаханәсе баш табибы Лилия Мөхәммәтгатова бу тәкъдимне сөенеп кабул иткән.

– Яшь буынның киләчәге, сәламәтлеге турында сөйлибез икән, без иң беренче чиратта кыз һәм малайларның саулыгын кайгыртырга тиеш. Аларның репродуктив сәламәтлеген мәктәптә укыганда ук кайгыртырга кирәк. Шуңа күрә быел 15–17 яшьлек кыз һәм ир балаларның гинеколог һәм урологларга күренеп тору күрсәткечен 78 проценттан 83 процентка җиткерәсе иде. Яңа туган сабыйлар, балалар арасында үлем-китем очракларын киметү дә зарур. Безнең тормыш, сәламәтлек саклау тармагының дәрәҗәсен билгели торган күрсәткечләрнең берсе бу, – ди табиб.

Белеп тор!

Диспансеризация ике этапта уза

1 этап

– Иң элек кешедән диспансеризация үтү өчен ризалык алына. Аннан ул анкета тутыра. Анда ул үзенең яшәү, туклану рәвеше, начар гадәтләре, нәселдан килгән авырулары турында яза.

– Алга таба буй, авырлык, бил әйләнәсе үлчәнә. Кан басымы тикшерелә. Кандагы глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсе карала.

– 60 яшьтән узганнарның күз басымы үлчәнә. 36 яшьтән олы ир-атлар, 45 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар ЭКГ үтә. 30–60 яшьтәге хатын-кызлар яман шешне искәртүгә мазок тапшыра. 39 яшьтән узган хатын-кызларга маммография үтәсе.

– Тизәк анализы (яшерен кан булу) тикшерелә. Ир-атларга ПСА анализы бирәсе.

– Барлык кешегә да флюорография каралган.

2 этап

– Кешедә теге яки бу чир барлыгы турында шик туса, ул тагын да җентеклерәк тикшеренү узарга тиеш. Мәсәлән, баш миенең кан йөрешендәге тайпылышларга шик булганда, неврологка күренәсе булачак. Ир-атларда ПСА күрсәткече артык икән, кичекмәстән, урологка яки хирургка күренү кирәк. Тизәктә яшерен кан табылса, колопроктолог яисә хирургка юллама бирелә. Тын юллары авыруларына шик булганда, спирометрия (ФВД) уздырыла. Маммография яки гинекология мазогы анализында үзгәрешләр барлыгы ачыкланса, гинекологка күренәсе. Беренче этапта үзгәрешләр булса, ЛОР, күз табибларына да күренәсе була.

– Шуннан соң гына участок табибына барасы. Ул, алга таба тикшеренү үтү өчен, табибларга юллама бирегә мөмкин. Берәр җитди авыру ачыкланса, үзең беркетелган участокта диспансер күзәтүгә алынып, даими рәвештә үз участок табибыңа күренеп торырга кирәк булачак.


Фикер өстәү