Чиргә – чик. Диспансеризация авыруларны вакытында ачыкларга ярдәм итә

Һәр унбиш кешенең берсе авыруын белми. Быелгы диспансеризация барышында белгечләр шундый нәтиҗәгә килгән. Төгәлрәк әйтсәк, ел башыннан бирле Татарстанда диспансеризация барышында барлыгы 26 мең чир ачыкланган. Әлеге профилактик чараның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле һәм файдалы икәнлеге турында белгечләр гел сөйләп, искәртеп тора. Әмма, шуңа да карамастан, күпләр шушы мөмкинлектән файдаланмыйча, аңа бармак аша каравын дәвам итә, дип көрсенә алар. Бу нәрсәсе белән куркыныч?

Әби оныгын ияртә

Быелның дүрт аенда республикада 400 меңләп кеше диспансеризация узган. Аның барышында республикада яшәүче һәр 15 кешенең берсендә теге яки бу чир барлыгы ачыкланган. Алар бу хакта беренче тапкыр нәкъ менә диспансеризация вакытында белгән. Дүрт ай дәвамында ачыкланган чирләрнең күпчелеген (30 процент) элеккечә үк йөрәк-кан тамыры авырулары тәшкил итә. Ел башыннан бирле 265 кешедә яман шеш тапканнар. Шуларның 75 проценты башлангыч чорда ачыкланган.

Билгеле булганча, 2021 елның 1 июленнән Россиядә җентекле диспансеризация дигән төшенчә гамәлгә керде. Ул коронавирус белән авырып терелгән кешенең сәламәтлеген тулысынча тикшерү, мәкерле чир аркасында өзлегүләрне кисәтү өчен уздырыла. Быел аны республикада яшәүче 118 меңнән артык кеше узган.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты, Республика клиник хастаханәсенең терапия клиникасы җитәкчесе Диана Габделганиева сүзләренә караганда, диспансеризациянең файдасы турында күпме генә сөйләнсә дә, халыкның күпчелеге, бигрәк тә яшьләр әле дә булса анда барырга атлыгып тормый. Шулай да соңгы арада хастаханәләрдә шундый кызыклы хәл күзәтелә башлаган. Диспансеризацияне вакытында һәм җиренә җиткереп узып барган өлкәннәр үзләре белән яшьләрне дә ияртеп килә башлаган.

– Соңгы арада диспансеризациягә гаиләләре белән килүчеләр күбәйде. Бу бик сөендерә. Юкса, моңа кадәр бу эшкә яшьләрне җәлеп итү авыррак иде. Үзләрен яхшы хис иткәч, алар моны артык мәшәкать итеп кенә кабул итә. Чирләр дә каядыр еракта – картлыкта гына көтеп торадыр кебек тоела. Әмма авыру яшькә карамый шул. Диспансеризация, барыннан да бигрәк, юан эчәклек, тән тиресе, күкрәк яман шеше кебек зәхмәтне башлангыч чорда ук ачыкларга ярдәм итүе белән әһәмиятле. Шикәр чире, атеросклероз кебек чирләрне кисәтүдә дә аның өлеше бик зур, – дип сөйләде белгеч «ВТ» хәбәрчесенә.

Берничә көн элек Казанга Мәскәүнең Терапия һәм профилактик медицина илкүләм медицина тикшеренүе үзәге белгечләре килде. Алар Әлки район хастаханәсендә, Казанның 20 нче һәм 7 нче номерлы шәһәр хастаханәләрендә дә булды.

– Бирегә килгән халык белән аралаштык. Кайсы белән генә сөйләшмә, барысы да диспансеризацияне кирәк дип саный. Шушы тикшеренү вакытында берәүнең күршесендә шикәр чире, икенчесенең эчәклегендә полип тапканнар. Һәркайсының әнә шундый мисалы бар, – ди Диана Габделганиева.

Белгеч яшерми: бүген арабызда диспансеризацияне ахыргача үтеп бетермичә, ярты юлда калдыручылар да шактый. Моны зур хата дип саный ул. Ник дигәндә, ахыргы нәтиҗәне табиб-терапевт чыгара. Диспанcеризация барышында узган барлык тикшеренү, анализ нәтиҗәләре буенча алга таба ни эшләргә кирәген дә нәкъ менә ул ачыклый.

Сизгәндә соң була

Билгеле булганча, диспансеризация узарга теләгән кеше иң элек үзе беркетелгән хастаханәгә барып терапевтка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Алга таба ул табиб кушкан анализларны тапшырып, үз яшенә билгеләнгән тикшеренүләрне уза (таблицада. – Д.Г.) Тикшеренү барышында хилафлыклар табылса, кеше тар белгечләргә җибәрелә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Эдуард Нагуманов сүзләренә караганда, күпләр диспансеризациянең менә шушы икенче өлешен үтеп бетерми икән.

– Яман шеш ихтималы дигән сүзне ишетүгә кеше аеруча куркып кала. Тикшерү барышында ниндидер хилафлыклар күзәтелгән кешеләрнең 30–35 проценты алга таба тикшеренүдән баш тарта. Еш кына аларның ни өчен болай эшләвен үзебез дә аңлап бетермибез, – ди белгеч.

Бүген Татарстанда элеккечә үк тире, эчәклек, сөт бизе яман шеше иң киң таралган. Диспансеризация исә барлык төр яман шешләрнең яртысын ачыкларга ярдәм итә, ди белгечләр. Аерым алганда, диспансеризация программасы кысасында каралган скрининг технологияләре ярдәмендә сөт бизләре, аналык муентыгы, мәни бизе, эчәклек яман шешен 1–2 стадиядә чакта ук ачыкларга мөмкин.

– Яман чир вакытында сызлау, авырту кебек билгеләр чир инде яхшы ук азган мәлдә генә сизелә башлый. Шуңа күрә хәлне соң чиккә җиткермәс өчен диспансеризация кебек профилактик чараларда катнашырга, чирне башлангыч чорда ук ачыкларга кирәк. Бүген безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе – менә шушы тикшеренүләргә бармак аша караган, авыруны азындырганчы йөргән кешеләр. Андый чакта инде без дә әллә ни ярдәм итә алмыйбыз, – ди Эдуард Нагуманов.

Бөер игътибар көтә

Саба районының Олы Шыңар авылында быел 174 кеше диспансеризация узарга тиеш булган. Шуларның 113е бу тикшеренүне үткән инде. 700ләп кеше яшәгән авылның фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Рузилә Мөхәммәтова сүзләренә караганда, тиздән районга Казаннан күчмә маммография машинасы кайтачак. Авыл халкының калган өлеше диспансеризацияне әнә шул көннәрдә узар дип планлаштыралар.

– Сонгы арада халык диспансеризациягә бик теләп йөри. Бигрәк тә тизәктә яшерен кан булу-булмауны тикшерә башлагач, аны узарга теләүчеләр саны артты. Кеше берни дә борчымаса, тик торганда табибка барып, эчәгеләрен тикшертеп йөрми бит инде. Ә бу анализ ярдәмендә эчәклектәге бик күп хилафлык, авыруларны ачыкларга, аларны яман шеш дәрәҗәсенә җиткермичә, вакытында дәвалый башларга мөмкин. Әлеге анализ ярдәмендә соңгы ике елда ике кешенең эчәклегендә башлангыч стадиядә яман шеш барлыгы ачыкланды. Шушы ук тикшеренү ярдәмендә күпләрдә полип, геморрой кебек чирләр барлыгы да билгеле булды. Бәхеткә, аларны да вакытында дәвалауга керештек, – ди фельдшер.

Камиллеккә чикләр юк, билгеле. Рузилә Мөхәммәтова да диспансеризациягә тагын берничә төр тикшеренү кертелсә, яхшы булыр иде дип саный. Аерым алганда, бавыр-бөерләрне җентекләбрәк тикшерү яклы ул.

– Диспансеризация вакытында тапшырыла торган биохимия анализларында, нигездә, глюкоза белән холестерин гына тикшерлә. Диспансеризация программасына бавыр, бөерләрне тикшерә торган анализларны кертсәләр дә яхшы булыр иде. Аларда чир күбесенчә 40 яшьтән соң килеп чыга бит. Шуңа күрә кырыктан узганнарның әлеге органнарын УЗИдан тикшерү дә артык булмас иде, – ди белгеч.

Баулы районының Мортаза авылы фельдшеры Рәзинә Мөгинова да соңгы арада халык үзенең сәламәтлегенә игътибарлырак була башлады дип саный. Аларда диспансеризацияне быел узарга тиешле 125 кешенең 91е үткән.

– Бездә күбрәк өлкәннәр яши. Маммография аппараты үзебездә – Баулы хастаханәсендә булгач, бик уңайлы. Чиратка яздырам да, барып үтәләр. Быелгы диспансеризация барышында күбесенең шикәре югары булды. Эндокринологка җибәреп, учетка куйдык. Анализ нәтиҗәләре белән үзләре дә кызыксыналар. «Ватсап»ка язып, сорап торалар. Диспансеризация кертелгән генә елларда УЗИ да уздыралар иде. Ул хәзер дә артык булмас иде, – ди фельдшер.

Истә тот!

18–39 яшь аралыгында  диспансеризацияне өч елга бер тапкыр (18, 21, 24, 27, 30, 33, 36, 39 яшьтә), 40 яшьтән соң ел саен узарга кирәк.

– Россия Хезмәт кодексының 185.1 маддәсе нигезендә, эш бирүче диспансеризация узган өчен түләнә торган ял көне бирергә тиеш. 40 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләргә ул елга бер тапкыр, пенсия һәм пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә елга ике көн, калган хезмәткәрләргә өч елга бер тапкыр бирелергә тиеш. Бу ял көнен алу өчен, эш бирүче белән диспансеризация узачак көнне килештереп, гариза язарга кирәк. Бу көнне дөрестән дә табибта булуыгызны исә хастаханәдән алынган белешмә ярдәмендә расларга туры киләчәк.

 

Ничә яшьтә нинди тикшеренү узасы?

Тикшеренү Яшь аралыгы
18–39 яшь 40–64 яшь 65 яшьтән өлкән
Анкета тутыру елга 1 тапкыр / барлык категорияләр өчен
Кан басымын, буйны, гәүдә авырлыгын үлчәү елга 1 тапкыр / барлык категорияләр өчен
Флюорография 2 елга бер тапкыр / барлык категорияләр өчен
ЭКГ Беренче тапкыр диспансеризация узганда; 35 яшьтән соң – ел саен 2 елга 1 тапкыр
Күз басымын үлчәү Беренче тапкыр диспансеризация узганда Елга 1 тапкыр
Акушер-гинеколог Елга 1 тапкыр / барлык категорияләр өчен
Терапевт 3 елга 1 тапкыр Елга 1 тапкыр
Кан анализы: гомуми, шикәр, холестерин Елга 1 тапкыр / барлык категорияләр өчен
Маммография   2 елга бер тапкыр/ 40–75 яшьтәге хатын-кызлар
Тизәктә яшерен кан булу-булмауны ачыклаучы анализ   40–64 яшьтә – 2 елга 1 тапкыр, аннан соң ел саен
Простатит антигенына анализ (ПСА)   5 елга 1 тапкыр / 45–64 яшьлек ир-атлар

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү