Казаннан Екатеринбургка авиарейслар ачылачак

«Урал авиалинияләре» авиакомпаниясе 23 июньдә Казаннан Екатеринбургка һәм кире якка авиарейслар ачачак, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

Очышлар атнага ике тапкыр башкарылачак – дүшәмбе көнне 18.55 һәм җомга көнне 14.55 сәгатьтә.

Очыш вакыты сәгать ярымнан артык вакытны тәшкил итәчәк.

 


Фикер өстәү