Анталия белән Казан арасында авиарейслар саны арта

Анталияга Казаннан очышлар саны артачак. Azur Air авиакомпаниясе чартер программасын октябрь азагына кадәр билгеле даталар буенча башкарачак – төрек курортына уртача атнага 3 очыш планлаштырылган. Маршрутларда 238 урынлык Boeing 757 лайнеры эшләячәк, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, 27 июньнән Казаннан Дубайга өстәмә авиарейслар булдырылачак. Очышлар дүшәмбе, чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак.

 


Фикер өстәү