Кемнәрнең хезмәт хакы индексацияләнергә тиешлеген аңлаттылар

Хезмәт хакын даими рәвештә бюджет оешмаларында гына түгел, коммерцияле оешмаларда да индексацияләргә тиешләр, дип сөйләде «Российская газета»га юридик фәннәр докторы Иван Соловьев.

Россия Конституция суды берничә тапкыр күрсәткәнчә, хезмәт хакын индексацияләү хезмәт хакының реаль күләмен арттыруга юнәлдерелгән. Индексация бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә дә, шулай ук коммерцияле оешмаларда эшләүчеләргә дә каралган дип аңлатты юрист.

«Әгәр хезмәткәр ел саен хезмәт хакын индексацияләү буенча үз бурычын үтәмәсә, ул төбәк хезмәт инспекциясенә гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Мондый гариза нигезендә тикшерү үткәрелергә тиеш. Ул хезмәт хокукларын бозу фактын билгеләргә ярдәм итәчәк. Шулай ук хезмәткәр прокуратура органнарына мөрәҗәгать итә ала. Соңгы инстанция – суд», — дип ассызыклады Соловьев.

 


Фикер өстәү