2019 елда эшен югалткан һәм хәзер пенсия яшендә булган кешеләрнең зур күләмдә пособие алу мөмкинлеге бар. Моның өчен аларга гариза язарга кирәк. Бу хакта Россия вице-премьеры Татьяна Голикованың секретариаты хәбәр итә.
2018 елда эшсез калган һәм хәзер пенсия яше алдындагы кешеләр 8 мең сум күләмендә пособие ала. Әмма Россия Конституция суды карары буенча алар максималь күләмдә – 11,2 мең сумга дәгъва итә ала. Бу карар Россия Социаль – хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өчьяклы комиссия утырышында хупланган.
«Эшсезлек буенча пособие 2018 елның 31 декабренә кадәр эшсез дип танылган пенсия яшендәге гражданнарның гаризалары буенча яңадан исәпләнәчәк», диелә хәбәрдә.