Казаннан Грозныйга авиарейслар ачыла

 17 нче сентябрьдән Казаннан Грозныйга авиарейс ачыла. Очышлар сишәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак.

Сишәмбе көнне самолет 14:00 сәгатьтә оча, Грозныйга 16:30 сәгатьтә төшәчәк. Казанга кайта торган юнәлешкә рейс 17:20 сәгатьтә башкарылачак, башкала аэропортына самолет 19:40 сәгатьтә төшәчәк.

Шимбә көннәрендә Татарстан башкаласыннан самолет 17:45 сәгатьтә китәчәк һәм Грозный шәһәренә 20:05 сәгатьтә килеп җитәчәк. Казанга кайта торган рейс 20:55 сәгатьтә, башкала аэропортына самолет 19:40 сәгатьтә төшәчәк. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Сәфәр вакыты 2 сәгатьтән артык булачак.

Маршрутларда Bombardier CRJ-200 авиалайнерлары кулланыла, максималь сыйдырышлылыгы – 50 кеше, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.


Фикер өстәү