Азәрбайҗанның Buta Airways компаниясе янә Казанга очышлар ача

Азәрбайҗан Buta Airways лоукостеры (түбән бәяләрдән хезмәт күрсәтә торган авиакомпания) Казанга янә очышлар ача. Бу хакта «Азәрбайҗан авиалинияләре» компаниясенең матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Очышлар Татарстан башкаласына чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак. 15 июньнән Россиягә Әзербайҗанның ике авиакомпаниясе – Buta Airways һәм AZAL самолетлары оча башлый. Очышлар программасы Казаннан тыш, Мәскәү, Санкт-Петербург, Әстерхан, Минераль Сулар аэропортларына этаплап яңадан торгызылачак.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 1 июньнән «Аэрофлот» авиакомпаниясе Сочига Казаннан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән турыдан-туры рейслар ачты.

 


Фикер өстәү