Сочидан Истамбулга авиарейслар ачыла

7 апрельдән «Аэрофлот» Сочидан Истамбулга турыдан-туры даими рейслар ача, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте. Очышлар көн саен булачак, рейсларны «Россия» авиакомпаниясенең Superjet 100 самолетлары башкарачак.

22 марттан «Аэрофлот» Ереван (Әрмәнстан), Баку (Әзербайҗан), Бишкәк һәм Ошка (Кыргызстан) очышларын яңадан башлап җибәрде.

2 апрельдән компания Тәһранга (Иран) рейсларны яңартырга планлаштыра. 7 апрельдән Мисыр, Үзбәкстан, Израиль, Казахстан һәм Төркиягә очышлар башлана. 8 апрельдән Әрмәнстанга һәм Коломбога (Шри-Ланка) рейслар ачыла.

Исегезгә төшерәбез: «Аэрофлот » март башында ЕС һәм АКШ санкцияләре аркасында, Белоруссиядән кала барлык халыкара рейсларны туктаткан иде. S7 һәм «Победа» авиакомпанияләре дә халыкара очышларны туктаттылар.


Фикер өстәү