1 июльдән Төркиягә очышларны торгызырга җыеналар

Россия 1нче июльдән Төркиягә очышларны торгызу вариантын карый.

Россиянең көньяк курортларында ял итүчеләр саны кискен арткан. 1 июльдән Төркиягә очышлар торгызылыр, дигән фаразлар бар. Россиянең коронавируска каршы көрәш буенча оперштабының әлеге вариантны каравы хакында хәбәр итә Forbes.

Чыганак хәбәр итүенчә, әлегә төгәл җавап юк. Төркиягә очышларны туктату Россия курортларында туристлар саны кирәгеннән артык артуга китергән. Бу Россиядә коронавирус тагын да артуга сәбәпче булырга мөмкин.

Россиядә авыручылар саны кискен артканлыктан күрсәткечләр тотрыклы булган Төркиягә очышларны торгызу куркынычсызрак, — дип хәбәр итә чыганак.

Төркиягә атнасына 7 авиарейс ясалыр дип фаразлана.


Фикер өстәү