Гайбәт белән гыйбрәтне ничек аерырга?

Аллаһы Тәгалә адәм балаларына бик зур нигъмәт биргән. Ул да булса – тел. Шул ук вакытта Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с) телебез аркасында зур гөнаһларга батуыбыз турында да кисәтә.

«Адәм баласы иртә белән торгач, бөтен әгъзалар да телне орышып, аңа: «Безнең өчен Аллаһның газабыннан саклан! Дөреслектә, без сиңа бәйле. Әгәр дә син туры юлдан барсаң, без дә туры юлдан барабыз, әгәр дә син туры юлдан чыксаң, без дә туры юлдан чыгабыз», – дип әйтәләр икән», – ди ул. Тел сөяксез, ни сөйләмәс, дип әйтергә яратсак та, яман сүзнең җанга җәрәхәт ясавын да онытырга тиеш түгелбез. Бигрәк тә гайбәт сөйләшкәндә. Яшерен-батырын түгел, адәм баласы сүз йөртергә, гайбәт сатарга ярата. Кайвакыт гайбәтне, үзе дә белмәстән, гыйбрәт итеп сөйләнгән сүздән дә аермый башлый. Сөйләгән сүзебезнең кайсы очракта гайбәт, ә кайсы вакытта гыйбрәт сүз булуын ничек аерырга? Гайбәт сөйләүнең Аллаһ каршында гөнаһы нинди? Әлеге сорауларга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.

– Рәсүлебез сәхабәләре белән утырган вакытта, алардан: «Гайбәтнең нәрсә икәнен сез беләсезме?» – дип сорап куя. Сәхабәләр: «Аллаһ һәм аның рәсүле яхшырак белә», – диләр. Шуннан Пәйгамбәребез: «Бер кеше турында сөйләп, ул аны үзе ишетмәсә, гайбәт сүз санала», – ди. Бер сәхабә: «Ә ул сүз хак булса?» – дип сорагач, «Дөрес булса да, гайбәт», – ди. Сүз шул ләчтит сату белән генә туктамыйча, икенчеләр аны гайбәте сатылган кешегә, синең турында сөйләделәр, дип барып та әйтергә мөмкин. Монда инде кешеләр арасы да бозыла. Шуңа диндә гайбәт сату бик зур гөнаһ санала. Кеше турында сөйләп бер гөнаһлы булсак, кыямәт көнендә булган игелекле гамәлләребездән дә колак кагуыбыз бар. Бер галим кеше турында берәү начар дип сөйли торган була. Моны белеп алгач, галим шул кешенең йортына китә. Үзе белән бик күп күчтәнәчләр ала. Теге кеше аптырап кала, нишләп шуның кадәр күчтәнәч алып килдең, дип сорагач, галим, рәхмәт йөзеннән алып килдем, минем турында сөйләп, гөнаһларымны гына киметтең бит, ди. Рәсүлебез бервакыт сәхабәләреннән: «Зур уңышсызлыкка дучар булган, чын банкрот кем була, беләсезме?» – дип сорый. Сәхабәләр: «Мал-мөлкәтен югалткан кеше», – дип җавап бирәләр. «Банкрот кеше ул кыямәт көнендә рәнҗеткән, гайбәтен саткан кешеләргә үзенең бөтен саваплы гамәлләрен таратып бетерүче», – ди аларга Пәйгамбәребез. Аллаһы Тәгалә бер нәрсәне дә җәзасыз калдырмый, бөтен гөнаһларың өчен җавап бирәсе була.

– Ләчтит сатуны үлгән кешенең итен ашау белән чагыштыру да аның аеруча зур гөнаһ булуына ишарәдер.

– Аллаһы Тәгалә, аның никадәр җирәнгеч эш икәнене аңлатып: «Бер-берегезнең артында гайбәт сөйләмәгез. Әллә сез үлгән кардәшегезнең итен ашар идегезме? Юк, җирәнер идегез!» – ди. Рәсүлебез хатыны Гайшә (р.г.)гә, ул кемнедер сөйли башлагач, бар, авызыңны ю, ди. Кызганыч, гайбәт сату бер социаль чиргә әверелде. Аны элек хатын-кызлар гына сөйләсә, хәзер ирләр арасында да киң таралды.

– Гыйбрәт итеп сөйләнгән сүзләр дә бар. Аны гайбәттән ничек аерырга?

– Әгәр дә гомуми итеп сөйләсәң, әйтик, ул кешенең исемен, берәр вакыйгага бәйле булса, кайчан һәм кайда булуын искә алмасаң һәм чынлап та бер сабак, гыйбрәт рәвешендә бәян итсәң, гайбәт саналмый. Бер кеше шундый гөнаһ кылган булган, Аллаһы Тәгалә аңа җәзасын бу дөньяда ук биргән дип, шул хәлне гыйбрәт итеп сөйләү гөнаһ түгел, чөнки ул кешенең исемен атап, аның турында тәфсилләп мәгълүмат биреп утырмыйбыз. Тарихыбызда мәчет манараларын кискән чор булып алган. Күп авылларда манараны кискән кешеләрнең төрле бәхетсезлекләргә юлыгуын ишетеп беләбез. Мин дә шундый бер кешене беләм, шуннан соң аның бер кулы хәрәкәтләнми башлаган. Исемен дә, авылын да әйтмичә, шуны гыйбрәт итеп сөйлим һәм ул гайбәт саналмый. Гайбәт саналмаган тагын бер очрак бар. Әгәр дә бер кешене эзлисең икән, аның тышкы кыяфәтен, сөйләү һәм йөрү рәвешен тасвирлап бирергә, әйтик, бер аягы чатанлап йөри, дип әйтергә рөхсәт ителә, чөнки ниятебез – гайбәтен сату түгел, ә ул кешене эзләп табу.

– Гайбәт сөйләмичә, аны тыңлап кына торсаң да гөнаһмы?

– Ул да – гөнаһ. Кыямәт көнендә кешенең күзләре, куллары, авызы, колагы, йа Раббым, мин гөнаһ кылдым, дип сөйли башларлар. Колаклары исә, гайбәт сөйләгәннәрен ишетеп тордым, дип әйтер. Димәк, сөйләү генә түгел, тыңлау да – зур гөнаһ.

– Ә аны сөйләүдән ичек тыелып торырга?

– Пәйгамбәребезнең иң якын сәхабәсе Әбү Бәкер авызында бәләкәй генә таш йөрткән. Нишләп авызыңа таш кабасың, дип сорагач, берәр сүз әйтер өчен аны башта алырга кирәк, шунда мин, әйтергә кирәкме икән, юкмы, дип уйлыйм, дип җавап кайтара. Тел ул безгә хәерле сүзләр сөйләргә бирелгән. Аллаһны зикер ит, догалар, Коръән укы. Галимнәр Коръәнне кырык көн эчендә укырга кушкан. Аның хикмәте – Изге китапны һәрдаим кулыбызга алу, аны уку, Китап кушканча яшәргә өйрәнү. Буш сүзләр сөйләргә вакытыгыз да калмас иде. Дусларны да сайлый белергә кирәк. Әгәр дә син берәү белән гел гайбәт сөйләшәсең икән, аңардан читләшергә кирәк. Мигъраҗда Пәйгамбәребезгә җәннәт белән җәһәннәм күрсәтелә. Шуннан кайткач, күп кеше тәмугка теле аркасында эләгә икән, ди ул.

– Гайбәт саткан өчен гафуны Аллаһтан гына түгел, шул кешедән дә сорарга кирәкме?

– Гөнаһлар ике төрле була. Берсе – Аллаһ белән кеше арасында, икенчесе – ике кеше арасында. Аллаһ белән синең арада булган очракта, Аңардан ихластан гафу үтенеп, башка шул гөнаһка әйләнеп кайтмасаң, иншалла, Ул сине кичерер. Гөнаһка өченче кеше дә кергән булса, әйтик, аның берәр әйберен урласаң, рәнҗетсәң, гайбәтен сатсаң, ул сине гафу итмичә, Аллаһы Тәгалә дә кичерми. Раббыбыз ике кеше арасы төзәлмичә, мин анда кысылмам, ди. Шуңа да гайбәтен сөйләгән кешедән гафу сорарга соңга калмаска кирәк. Безнең турында күп сөйлиләр, намаздан соң минем яныма бер дә белмәгән кешеләр килеп, хәзрәт, синең турында сөйләгән идем, кичер, дип әйтүчеләр дә бар. Вакытында хатаңны танып, чын күңелдән гафу сорарга кирәк.

Дилбәр Гарифуллина

Фото: pixabay.com/ru

 


Фикер өстәү