Газетага язылу
  • Фото: ru.pinterest.com

«Эчәргәме, әллә эчмәскәме?»: Белгеч сөт турындагы уйдырмаларны кире какты

Галим ни өчен сөтне гомер буе эчәргә кирәклеген аңлатты.

«Эчәргәме, әллә эчмәскәме?»: Белгеч сөт турындагы уйдырмаларны кире какты

Советлар чорында сөткә бернинди тел-теш тидерелмәсә дә, бүген аның турында төрле фикерләр ишетергә туры килә. Берәүләр сөт маен йөрәк-кан тамырлары авырулары китереп чыгаруда гаепләсә, икенчеләре сөттәге шикәр – лактозаның хәтәр белән янавын искә төшерә, өченчеләре сөт аксымы – казеинны тәнкыйтьли. Туклану һәм биотехнологияләр федераль тикшеренү үзәге фәнни хезмәткәре, техник фәннәр докторы Алла Новокшанова “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә ни өчен сөтне бөтен гомеребез буе эчәргә кирәклеге турында сөйләп үткән.

Табигать ризыгы
Инде академик Иван Павлов ук сөтне иң кыйммәтле ризыклар исәбенә керткән. “Сөт – табигать үзе әзерләгән искитмәле ризык”, дигән канатлы сүзләрне нәкъ менә шушы галим әйтеп калдырган. Арттырып әйтү түгел бу: аның составында 200дән артыграк төрле матдә – аксым, май, углевод, витамин һәм минераль матдәләр бар. Шул ук вакытта аларның барысы да организмда җиңел үзләштерелә.
Сөт аксымы аеруча кыйммәтле санала. Ул  организм өчен алыштыргысыз аминокислоталардан тора. Алла Новокшанова аңлатып үткәнчә, сөт – кальций, магний, калий, цинк, йод һәм фосфорның иң яхшы чыганакларыннан берсе. Моннан тыш анда А, D, Е һәм В төркемендәге витаминнар күп. Сөт ризыклары кальцийга тәүлеклек ихтыяҗны – 52-65, аксымга ихтыяҗны – 20-28 процентка каплый.
Шуңа да карамастан, соңгы елларда сөт һәм сөт ризыкларын чын мәгънәсендә “иблискә” әйләндергән байтак кына уйдырмаларны ишетергә мөмкин.
 
Беренче уйдырма: сөт мае йөрәккә суга.
“Сөт мае начар холестеринны арттырып, йөрәк-кан тамырлары авыруларына һәм симерүгә китерә, дигән уйдырма аеруча киң таралган. Дистәләрчә еллар буе терлек маен үсемлек майларына алыштыруга чакырдылар. Әмма бу халыкның сәламәтлеген яхшыртмады”, – дип басым ясап әйткән белгеч.
Узган гасырның сиксәненче елларыннан бүгенге көннәргә кадәр үткәрелгән тикшеренүләр терлек маен үсемлек маена алыштыруның өстенлекләрен күрсәтә алмаган. Өстәвенә, кайбер тикшеренүләр сыр куллануның хәтта йөрәктә ишемия авыруы куркынычын киметү мөмкинлеген раслаган. Шуңа күрә галимнәр, барысын да бер күчкә өймичә, май кислоталарының тәгаен кайсының йогынтысы начаррак булуын билгеләү мөһим, дигән нәтиҗәгә килгән.
 
Икенче уйдырма: лактозасы аркасында сөттән баш тартырга.
Лактоза – сөт шикәре. Кеше олыгайган саен, ул начаррак үзләштерелә, шуңа күрә ашкайнатуда көйсезлекләр барлыкка килә. Димәк, аннан баш тартырга кирәк ди лактозаны сөймәүчеләр.
“Әйе, кайберәүләрнең организмы чыннан да лактозаны үзләштерә алмый. Сөт шикәрен таркатучы лактаза ферменты җитмәүгә бәйле бу, – дигән белгеч. – Әмма лактозаны тулысынча үзләштермәү очраклары – чиктән тыш сирәк, һәм бу кимчелек бала тугач ук ачыклана. Күпчелекнең әлеге ферменты җитәрлек күләмдә эшләп чыгарыла. Хәтта организмы лактозаны өлешчә “күтәрә” алмаганнар да бер стакан гадәти сөтне курыкмыйча эчә ала”.
Моннан тыш фәндә расланганча, әче сөт ризыклары – кефир, йогырт, ряженка, эремчек һәм сырда лактоза асылда юк. Әчегәндә, микроорганизмнар аны тарката чөнки. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы әче сөт ризыкларын эчәкләр микрофлорасын яхшыртучы ризыклар исәбенә керткән.
 
Өченче уйдырма: казеин хәтәр белән яный
Сөтнең төп аксымы – казеин да бик еш тәнкыйтькә тотыла. Әмма Алла Новокшанова әйтүенчә, ул бернинди дә хәтәр белән янамый. Киресенчә, казеин – тукымаларны торгызу һәм иммун системасының тотрыклы эшләве өчен кирәкле аминокислоталар чыганагы. Өстәвенә казеин холестеринны киметүгә, матдәләр алмашына уңай йогынты ясауга ярдәм итәрдәй биоактив пептидлар бүлеп чыгара.
 
Дүртенче уйдырма: сөт – балалар ризыгы. Зурларга аның кирәге юк.
“Дөрес фикер түгел, яшь барган саен сөткә ихтыяҗ арта гына. Сөт ризыклары олысы-кечесенә – һәркемгә кирәк. Чөнки кальцийның төп чыганагы ул. 20-25 яшьләрдән соң аннан башка сөяк тукымасы кими башлый. Ә 30 яшьтән соң сөт аксымнары организмга җитәрлек дәрәҗәдә эләкмәгән очракта мускуллар кими башлый. Яшь барган саен бу саркопения – мускуллар югалтуга китерергә мөмкин. Ә мондый хәл сөякләрнең тиз сынуы, остеопороз, тормыш сыйфаты начараю белән яный”, – дип кисәткән Новокшанова.
Тикшеренүләрдән күренгәнчә, өлкәннәр сөт ризыкларын даими кулланган очракта үзләрен яхшырак хис итә, мускуллары сакланып кала, дип басым ясап әйткән белгеч.
“Безнең институтның фәнни мәгълүматлары шуны раслый: әлеге тиңдәшсез ризыктан баш тартуга бернинди дә сәбәпләр юк. Туклану мәсьәләсендә ниндидер модага һәм интернеттагы юк-барга түгел, бәлки фәнгә таяну мөһим. Ә фән, сәламәт буласыгыз килсә, сөт эчегез, ди”, – дип йомгак ясаган сүзенә галимә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре