Гади кызыксыну гына түгел бу. Күңелгә, йөрәккә уелып калганга шулай соравы. Авыл кешесенең һәркайсының җанында бит ул көтү темасы. Яздан көзгә кадәр авылның яшәеш-тормыш ритмы да көтүгә бәйле. Иртән бар эшләр көтү чыкканчы дип эшләнсә, кичен исә көтү кайтканчы дип, зуррак эшләр дә, көндәлек мәшәкатьләр дә шул сәгатькә көйләнә. Көтү кайтыр алдыннан аның аз гына тын алырлык, капка төбенә чыгып, һичьюгы биш-ун минут, ярты сәгать һава сулап, күршеләр белән аралашып алырлык вакыты калырга тиеш. Бу – авылның язылмаган законы. Бик сирәк кенә бозыла торган закон.
«Бүген көтү кемдә әле ул?» дигән сорау да бездә генә түгел, күп өйләрдә, шулай ук капка төпләрендә дә еш ишетелә. Аны, нәкъ безнең кебек, көтүдә малы булмаганнар да, малы булганнар да сорый. Беренче төркем гадәт буенча кызыксынса, икенчеләр исә үзләренә көтү чираты җиткәнен чамалар өчен сорый. Анысы тагын бер бөтен кешегә уртак гадәт инде. Чират үзеңнән үтеп киткәннән соң ук инде киләсе чиратның кайчан җитәсе алдан чутлап куела. Әлеге чират сиңа килеп җиткәнче әле ул йөз тапкыр санала һәм йөз тапкыр үзгәрә. «Шулар сыерларын чыгармый икән», «кемнәрнең сыерлары бозаулар вакыт җиткән, туктатканнар», «фәләннәрнең сыерының аягы аксаган»... – сала кешесе барысын белеп тора (кайчакта күршесенең авырганын белми калса да, сыерларының аксаганын белә) һәм көтү чираты исемлеге шул сәбәпле үзгәрә. Син генә түгел, күршең дә саный ул чиратны. «Безгә көтү шул көнне, сезгә шимбәгә, якшәмбегә туры килә»... – бу ике санау еш кына туры да килми. Сүз уңаеннан, көтү чиратының якшәмбегә туры килүе авыл кешесе өчен күк капусы ачылуга тиң, аны еш кына, чиратны алыштырып торыйк әле дип, сорап алучылар да була иде. Бу кадәресе көтү көтәргә кеше булу-булмауга бәйле. Көтүнең аның әнә шундый тагын бер матавыгы бар шул.
Безнең күрше Тәгъзимә апа бик дөрес саный иде бу чиратны. Берәр үзгәреш булса, көтү каршына чыккач, безгә дә әйтә, графикны төзәтә иде. Инде соңгы елларда алар да көтүгә чыкмый. Сыерлары берничә булса да, бездән дә алда туктадылар. Бакчаларының бер өлешенә карда ясап, малларын шунда асрыйлар (әлеге дә баягы чыгарга, көтәргә кеше булмау сәбәпле). Инде берничә ел элек электропастух корылса да, елга буйлары әйләндереп алынмаган, шунлыктан әле дә малларны кешесез калдырып булмый. Көтү, ни генә дисәң дә, уйлый белгән кешегә зур җаваплылык инде ул. Малларны исән-сау хуҗаларына тапшыргач кына бу чират та исән-имин үтте, дип шөкер итәрлек.
– Элегрәк, көтү чираты җитә башласа, күрше Гөлирә апай аһ-ваһ килә, һай, безгә чират җитә инде, ничекләр көтәрбез, дип борчыла иде. Аптырый идем аңа. Нәрсәсе бар инде шул көтүнең, ди идем. Ике кечкенә бала белән рәхәтләнеп көтеп кайта идек. Ул чакта бит әле хәзерге кебек чыбыклар тарттырылмаган, бар яклап көтәсе, саклыйсы... Хәзер менә Гөлирә апай кебек үзем борчылам инде. Аның кебек санап көтәм, юкса көтәргә кеше дә бар, көтүлек тә бер дигән... Яшь барган саен шулай үзгәрәсең икән ул, – ди күршебез Рәдифә.
Ә мин нигәдер яшьтән үк яратмадым көтү көтәргә. Көтүгә бәйле күңелсез хатирәләр дә үз эшен эшләде бугай. Шуңа күрә, көтү кайтып, ярты сәгатьләп вакыт үткәннән соң миннән дә бәхетле кеше булмый иде. Нигә ярты сәгать диючеләр булса, шул вакыт эчендә мал кайтмады дип эзләп килүче булмаса, димәк, бар да әйбәт дигән сүз. Әле дә көтү кайтканын-чыкканын күргәндә, бигрәк тә чират безгә якынлашканда күңелдә, шөкер, безнең чыгасы юк, дигән уй ихластан кабатлана. Быел язын көтү чыкканчы болынлыкка арканланган сыерларны күргәч тә: «Әле ярый сыер юк», – дигән идем. Бик тырыш күршебез Ришат минем шул сүзләремә: «Ә без, әле ярый сыерлар бар, дибез», – дип җавап бирде. Шөкер, андыйлар да бар әле авылда.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез