Газетага язылу

СВО ветераны Илдус Рәфыйков: «Улларыма дөрес үрнәк күрсәтергә кирәк»

Тәрбиям башка! Сабада яшәүче биш бала әтисе Илдус Рәфыйков, өлешчә мобилизация башлануга ук, илне сакларга китмәкче була. Әмма яше узган, инде хәрби исәптән төшерелгән ирне чакырмыйлар. «Ләкин мин барыбер китү юлын таптым», – ди ул.

СВО ветераны Илдус Рәфыйков: «Улларыма дөрес үрнәк күрсәтергә кирәк»

– Безне әти-әниебез илне яратырга өйрәтеп үстерде. Үзебез яшәгән кечкенә генә авыл өчен дә утка-суга керергә әзер егетләр идек без. «Ватан» дигән сүзнең мәгънәсен аңлап яшәдек, – дип сөйли Илдус. – 2022 елның 29 сентябрендә СВОда идем инде. Баштан ук алгы сызыкта булдым. Янымда гына мина шартлады. Аягымның бот өлеше чәрдәкләнде. Шул яралы аяк белән дә 7 чакрым араны сөйрәлеп чыга алдым. Үләргә тиеш идем инде, Аллаһы Тәгалә исән калдырды. Ә минем артымда торган командир һәлак булды.

Ротада ике башкорт егете белән дуслашып китә Илдус.

– Кешеләр белән артык якын дус булырга ярамый икән, дигән уйга килдем. 2023 елда шул дустымның берсе яраланды. Ул чакта мин дә яралы. Госпитальдә дәваланам. Миңа ул егетнең хәле авыррак икәнен әйттеләр. Ә минем аны күрәсем килә. Төнлә янына бардым. Ул көтмәгән, мине күрүгә елап җибәрде. Озак кына сөйләшеп утырдык. Ул шунда миңа үзенең фонарен һәм аның зарядкасын бүләк итте. Әле аңа «Саклан, брат» дип язып та куйган иде. Бер атнадан үлгәнен ишеттем. Менә шунда өзгәләндем инде. Йөрәкнең әрнүенә чыдап булмады, – дип искә ала Илдус. – Икенче дустым Марат исемле, курку белмәс егет иде. Дүрт баласы ятим калды... Әле кызының никахын гына укытып килгән иде.

Илдус минометчы булып хезмәт итә. Медицина көллиятен тәмамлавын белгәч, аны санитар инструктор итеп тә куялар. Алгы сызыкка кергәндә, беренче ярдәм кирәк-ярагын үзе белән ала.

– Күпме яралы егетләргә ярдәм иттем. Анда курку бетә, – ди әңгәмәдәшебез. –Тормыш кыйммәтләренең кадере арта торган җир ул. Акча да кирәкми. Син аның бары тик кәгазь кисәге икәнен аңлыйсың. Өч тапкыр үлемнән калдым. Әҗәл янәшәмдә генә йөрде. Инде үлде бу дигәч тә, күзләремне ачкан кеше мин. Димәк, эчәр суым, ашыйсы ризыгым бетмәгән. Әле бу дөньяда эшлисе эшләрем булган.

Ялдан киткән саен күңеленнән бар якын кешесе белән хушлаша ул.

– Ә анда киткәч, яңадан башка дөнья. Башың белән хәрби хезмәткә чумасың. Кайчагында бәрелешләр каты була. Син күпме мина очырганыңны да белмисең. Аны түгел, хәтта ашаганыңны да хәтерләмисең. Тамак та ачып интектерми. Андый көннәр күп була иде. Анда бер генә теләк: тизрәк йокларга! Блиндажга керә алсаң, син бәхетле. Тактада йокласаң, син тагын да бәхетлерәк.

Илдус өенә 2024 елның февралендә әйләнеп кайта. Шуннан соң табиблар белән бергә тулы көчкә яшәр өчен көрәшә.

– Кул бармакларын яңадан тегәләр, үземне сүтеп җыйдылар, дисәм дә була. Тәнемдә 100 дән артык ядрә кыйпылчыгы гына бар минем. Колакларым тишелеп, берни ишетми идем. Дәваланулар бушка китмәде, әкренләп ишетү кайтты. Әле дә кайчак бөтен башым томаланып куя. Тик мин зарланмыйм. Яшим бит әле! Үзгәрдем генә бераз. Яшәүне ярата башладым. Аллаһы Тәгалә биргән гомернең кадере артты. Һәр туган көнгә рәхмәт әйтергә өйрәндем.

Илдус 33 яшендә генә күрше кызы Гөлнарага өйләнә. Никах уздыралар да, туй урынына Испаниягә сәяхәткә китәләр. Ә аннары яңа йортта яңа тормыш башлана. Рәфыйковларның бер-бер артлы биш балалары туа. Инде бүген олы кызлары Мәскәүдә укый, икенче улларының диплом алып йөргән чагы, өченче уллары армиядә хезмәт итә. Тагын бер кыз белән бер улы – әле мәктәп балалары.

– Өйләнешкәндә, өебез күтәрелеп куелса да, эше күп иде әле. Барысын да бергәләп башкардык. Хатыным белән бер-беребезне аңлап яшибез. Озак өйләнмичә йөрүем дә Гөлнарамны очратыр өчен булган икән. Мин аңа бик рәхмәтле, – ди Илдус. –  Узган ел гаиләбез белән Татарстан Рәисе янында кунак булып кайттык. Гөлнарама «Ана даны» медале тапшырдылар. Биш балабыз да яныбызда иде. Ул чактагы кичерешләремне әле дә күңел түрендә саклыйм. Безнең өчен – гади авыл кешеләре өчен – зур дәрәҗә булды ул. Быел исә «Абилимпикс» чемпионатында беренче урынны алдым. Казан сәхнәсенә чакырып чыгарулары да нинди зур шатлык булды. Әле исемемне ишеткәч тә ышанмый тордым. Иптәшләрем: «Бар инде, мен», – диләр, ә минем аяклар калтырый! Әле чемпионаттан соң тагын бер ярышка бардык. Хәзер дә тик торганым юк. Көнемнең һәр сәгате язылып куелган.

Илдус – үз артыннан бик күп егетләрне иярткән кеше. СВОдан имгәнеп кайткан якташларын барлап кына тора ул.

– Анда булгач, егетләр белән уртак тел табу җиңел. Без – бер-беребезне сүздән түгел, карашлардан аңларга өйрәнеп беткән кешеләр. Монда кайткач, егетләрнең югалып калмавын телим, – ди ул. – Үземә дә җиңел булмады. Күңел гел кире шунда тартты. Баштарак идәндә йокладым. Йомшак урыннарга ияләшү дә авыр булды. Ә яшәргә кирәк! Тормыш туктап тормый. Биш баланың һәркайсына әти дә, әни дә кирәк. Балалар бәхетенә сөенеп, аларның шатлыклы хәбәрләрен ишетеп яшәргә язсын иде, дип телим. Улларым да исән-имин йөрсеннәр. Аларның хәрби хезмәткә барырга атлыгып торуларын күреп сөенәм. Курку белмәс, батыр икәннәр. Димәк, дөрес үрнәк күрсәтәм.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой рос

Көн хәбәре