Авылда 24 йортта нибары 48 кеше яши. Саннардан бар да ачык күренә. Шуңа күрә Илдус халкы клуб, кибет төзеп бирерләр дип өмет тә итми. Шул ук вакытта күңелсезләнеп ятып та эш бармый. Ә нишләргә соң? Гөлгенә Хәбибрахманова, бертуганнар Равилә Сафина белән Рамилә Хәкимҗанова өчесе берләшеп, «Зөбәрҗәт» фольклор триосы оештырган. Равилә апаның өе зур булгач, ул кайчак клубка да әйләнә. Монда яңа фикерләр туа, репетициясен дә ясыйлар, скетчын да әзерлиләр.
– Авылда яшьләр аз. Кеше дә күп түгел. Шуңа күрә безгә берәү дә клуб төзеп бирмәячәк. Балаларга күңелсез булмасын, дибез. Шуңа күрә яшьләргә үрнәк күрсәтергә тырышабыз. Үзебезгә болай артистланып йөрү ошый. Башкалар да чыгышларыбызны ярата. Шуңа күрә бер авырлыгын да күрмибез, – диләр алтынчы дистәсен ваклаучы мөлаем ханымнар.
Бу авылга беренче генә килеп чыгуыбыз түгел. Моннан 15 ел элек чамасы элек Илдуста авыл балаларына өйләрендә белем һәм тәрбия бирүләрен күреп кайткан идек. Татарстанның ул вакыттагы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов әлеге гаиләләрнең хәлләрен белешергә килде. Өен балалар бакчасына әйләндереп торган тәрбияче – шушы җырчы кызларның берсе Гөлгенә Хәбибрахманова инде. Шушы вакыт эчендә ялгызы гына җиде баласын аякка бастырган ул: ире яшьли мәрхүм булган. Әмма ничек кенә авыр булса да, тормыштан ямь табарга, борчуларын җыр-моң белән басарга тырыша. Бакчасында чәчәкләрен дә, яшелчә, җиләк-җимешен дә үстерә.
Рамилә исә урманнан кайтып керми. Җәй көне үләнен, җиләген җыеп сата. Шәһәрдәге ярминкәләрне дә калдырмый. Кайчан шалтыратсаң да, шул табигатьтә әвәрә килгәнен сөйләр. Моңа кадәр авыл фермасында сыер сауган. Әмма кулын сындыргач, бу эштән китәргә мәҗбүр булган. Равилә апа исә әле дә фермада. Көндез сыерлары янында мәш килгән ханымның кич сәхнәне селкетерлек көч табуына шаккатасың. «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе Ашытбаш авылында оештырган «Кичке уен»да да чыгыш ясады алар.
– Күрше авылдагы чаралар бездән башка үтми. Җырларыбыз да күп. Өчебезнең тавышлар да туры килә. Яратып каршы алалар. Рәхмәт әйтеп, озатып калалар, – ди Рамилә Хәкимҗанова.
Сүзгә Гөлгенә Хәбибрахманова кушылып: «Җиңү көненә, тыл хатын-кызларына багышлап бәйрәмнәр уздырдык. Яңа елда Кыш бабай белән Кар кызы да килмичә калмый. Рамиләләрнең капка төбендә чыршы бизәп, уеннар уйнап мәш киләбез. Яшь гаиләләргә дә бәйрәм оештырдык. Күрше авылларны да кунакка чакырдык. Мари Элдан да килгәннәр иде. Концерт куйгач, табын корып чәй эчтек», – ди.
Бер урында утыра белмиләр, шуңа күрше районнарда да танылырга өлгергәннәр инде. Моңнары да, көчләре дә җитәрлек.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез