Газетага язылу

Тыйнак батырлык: Татарстан табиблары шаккатырган очракларны барлыйбыз

Республика табиблары моңа кадәр кулланылмаган ысуллар белән авыруларны коткара, авыр хәлдә калганнарга гадәти булмаган операцияләр ясый, сирәк авыруларга да дәва таба. Соңгы айларда Татарстан табиблары шаккатырган очракларны барлыйбыз. Үзебезнекеләр өчен бергә сөеник!

Узган елның гыйнварында Яшел Үзәндә яшәүче Мария йокыдан уянуга теленең оеганын сизеп ала. Соңрак хәрәкәтләре дә үзгәргәнен аңлый. «Ашыгыч ярдәм» машинасында аны район үзәк хастаханәсенә алып китәләр. Анда табиблар инсульт фаразлый, әмма МРТ нәтиҗәләре диагнозны расламый.  Хәле начараю сәбәпле авыруны РКБга күчерәләр. Мариянең эпилепсиясе дә була, ә бу диагноз куюны катлауландыра. Ахыр чиктә табиблар авыр миастения дигән нәтиҗә ясый.  Бу вакытка пациент инде хәрәкәтләнми башлый, хәтта сулыш алуы да авырлаша. Дәвалау нәтиҗә бирми, хәле авыр булып кала. Әмма табиблар чишелеш юлларын эзләүдән туктамый. Профессор Әнвәр Богданов һәм Неврология фәнни үзәге белгечләре белән киңәшләшкәннән соң, табиблар гормональ терапияне башларга хәл итә. Ниһаять, яхшы якка үзгәрешләр күзәтелә. Мариянең хәле яхшыра: башта ул утыра, аннары торып баса һәм, ниһаять, быелның маенда йөри башлый.

 – Табибларга үҗәтлекләре һәм миңа ышанганнары өчен рәхмәт. Алар мине тормышка кайтару өчен бәләкәй генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмадылар. Бу вакыт эчендә гаиләбез кебек якын кешеләребезгә әйләнделәр, – дип сөйли Мария.

Бүген Мария гадәти тормышка кайткан дияргә була инде. Мәскәүгә неврологларга тикшеренергә барып кайткан, РКБ табибларына күренеп тора.

Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә махсус хәрби операциядә катнашкан ирнең аортасы өстеннән мина кыйпылчыгын алганнар.

 – Бу – бик куркыныч хәл. Артерия өзелсә, бу – пациент өчен санаулы минут эчендә үлем дигән сүз, – дип яза үзенең «Макс»тагы каналында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.

Операция вакытында кардиохирургия бригадасы, анестезиолог-реаниматологлар эшли, аорта өзелгән очракта ярдәм күрсәтү өчен перфузиологлар әзер тора. Табиблар күкрәкнең өске кырыен кисеп, аорта дугасына керәләр. Аннары инде мина кыйпылчыгын табып, аны алалар. Ир операциядән соң аякка баскан һәм күптән түгел клиникадан өенә озатылган.

Республика онкологлары шеше 30 сантиметрдан арткан хатын-кызга ашыгыч рәвештә операция ясаган.

– Читтән караганда мин бала табар вакыты җиткән йөкле хатын кебек күренә идем, – дип искә ала пациент.

Аның корсагы ике айдан артыграк вакыт эчендә зурая. Тикшерүләр нәтиҗәсендә күкәйлекләрдә 30 сантиметрдан артык зурлыкта шеш барлыгы ачыклана. Шуңа өстәп, корсак куышлыгында литр ярымга якын сыеклык та җыелган була. Гаять зур шеш аркасында эчке органнар да кысылган. Ә ашаганнан соң корсак кабыргаларга терәлә, хәрәкәтләнү, хәтта ашау да кыенлаша. Корсагы зураеп китсә дә, пациент бик тиз ябыга. Тикшерүдән соң РКОД табиблары ашыгыч рәвештә операция ясарга хәл итә. Ул уңышлы уза.

– Операциядән соң 16 килога кимедем. Шулкадәр авырлык күтәреп йөргәнмен икән. Организмда нидер үзгәргәнен, борчыганын сизәсез икән, табибка баруны кичектермәгез, – дип киңәш бирә хатын.

Күптән түгел ДРКБ табиблары баланың күзеннән пневматик пистолет ядрәсен алган. Үсмер тимер банкаларга ату вакытында имгәнгән. Пневматикадан атылган шар, бәрелеп, егетнең кире күзенә килеп кергән.

Кораллар кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу җәрәхәтләргә китерергә мөмкин, дип кисәтә белгечләр. Ядрә кыйпылчыгы да йомшак тукымаларга зыян сала торган тизлеккә ия. Рикошетлар аеруча куркыныч, чөнки ядрә, каты җиргә бәрелүдән соң, көтмәгәндә траекториясен үзгәртә. Мондый очракларда кеше еш кына саклык чарасын күрергә өлгерми кала.

Пациентка килгәндә, Альмир Абашев үзенең каналында операциянең уңышлы узуын хәбәр итте. Егет инде өенә кайткан, табиблар аның күзен саклап калган.

Татарстан онкологлары беренче тапкыр HIPEC технологиясен кулланып катлаулы операция башкарды. Корсак эчендә генә ясалган бу ысулны гади тел белән «кайнар химиотерапия» дияргә була.

 38 яшьлек хатын-кызның корсагында псевдомиксома барлыкка килгән. Сирәк очрый торган бу авыру еш кына аппендикс шешеннән үсә, ди белгечләр. Вакыт узу белән шеш корсак куышлыгы буйлап тарала, эчке органнарны зарарлый. 8 сәгатькә якын дәвам иткән операцияне РКОД белгечләре командасы һәм Мәскәү табиблары башкара. Беренче этапта корсак куышлыгында авыруның барлык күзгә күренгән билгеләреннән арындырганнар. Шуннан соң пациентның корсак куышлыгына махсус көпшәләр аша 42 градуска кадәр җылытылган химиопрепарат эремәсе бирә башлаганнар. Сәгать ярым дәвамында «кайнар химиотерапия», өзлексез әйләнеп, калырга мөмкин булган микроскопик учакларга йогынты ясый. Пациент үзен яхшы хис итә, әлегә белгечләр күзәтүе астында.

Алсу ШАКИРОВА

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре