Артур – Зәй егете. Аның кошчылык эшенә кереп китүендә әти-әнисенең өлеше бик зур.
– Минем алда терлекчелек, игенчелек яки кошчылык юнәлешеннән китәргәме икән, дигән сайлау булмады да, – дип искә ала ул. – Әти-әнием озак еллар кош-корт алып, сату белән шөгыльләнде. Бераздан бу эшкә ныклап торып кереп киттек. Баштарак казлар да, бройлер тавыклары да, үрдәкләр дә саттык. Ә 2013 елда тулысынча үрдәкләр генә үстерергә карар кылдык – махсус сарайлар төзеп куйдык. Бер елдан соң исә, республикада беренчеләрдән булып, мулард токымлы үрдәкләр алып кайттык.
Тик яңа эш башлаганда кыенлыклар да җитәрлек була. Тәмле ите белән данлыклы бу токымга халыкны башта өйрәтергә, таныштырырга туры килә. Сату шактый авырлык белән бара, хәтта яңа токымны таныту өчен, кошларны бушлай тараткан чаклары да күп була.
– Авыр булса да, бирешмәдек. Шуннан соң тагын бер ел узгач, акрынлап эшебезнең нәтиҗәсен күрә башладык. Халык кызыксына башлады, үзебезнең дә күңел күтәрелеп китте, – ди Артур. – Елдан-ел кошларның санын арттыра бардык. Күпмедер вакыт узгач, йомыркаларны инкубаторга куя башладык. 2020 елда исә Франциягә укырга барып, ясалма орлыкландыру буенча белем тупладым. Шуннан соң бөтен циклны үзебездә ябык итеп оештыру өчен, йомырка сала торган ана үрдәкләрне дә алып кайттык.
Бүген районның берничә авылында урнашкан хуҗалыкларда 15 мең баш кош исәпләнә, ә инкубаторларның куәте 150 мең йомыркага җитә. Әлеге вакытта алар йомыркадан башлап үскән үрдәккә кадәр саталар. Хәзерге вакытта хуҗалык продукциясе Россиянең берничә төбәгенә озатыла. Фермер моның белән генә тукталып калмый: 2024 елда ул Поручиково авылында 22,5 мең квадрат метр мәйданлы зур симертү комплексы сатып алган. Анда бүгенге көндә дә төзекләндерү һәм реконструкция эшләре дәвам итә.
Шулай да бүгенге авыл хуҗалыгында проблемалар да юк түгел. Фермер аларны яшерми: «Продукциянең үзкыйммәте югары, ә базар бәясе түбән. Бүген фермерларның төп проблемасы шунда. Моның нәрсәгә бәйле булуын төгәл аңлату да кыен. Әллә базарда бу продукция артык күп, әллә, киресенчә, халыкның сатып алу мөмкинлеге чикле, әллә гомуми икътисадый хәл шундый», – дип җилкә сикертә ул.
Республика бәйгесендә җиңүгә килгәндә, фермер моны көтмәвен әйтә.
– Минем гомумән бәйгеләрдә катнашып йөри торган гадәтем юк. Бу юлы да авыл хуҗалыгы идарәсеннән тәкъдим иттеләр. Мин – районда кошларның баш санын да, аларның авырлыгы күрсәткечләрен дә гел үстерә баручы бердәнбер фермер. Хәзер авылларда кешеләр мөгезле эре терлекне азрак тота, ә менә кош-корт үстерүгә ихтыяҗ зур. Хәтта моңа кадәр малчылык белән шөгыльләнгән кайбер фермерлар да хәзер кошчылыкка күчеп бара. Ә менә тулы циклны булдырып, йомыркадан алып әзер үрдәккә кадәр үзләре җитештерүчеләр районда бездән башка юк, – ди Артур Мөхәммәтҗанов.
Хуҗалыкны зурайтуда дәүләт ярдәме дә зур этәргеч булган. 2022 елда фермер, үзенең 15 миллион сумын кертеп, дәүләттән 20 миллион сумлык грант ярдәме ала. Бу акчага алар заманча азык заводы төзиләр. Алга таба да төрле дәүләт программаларында катнашу теләге бар.
– Авыл хуҗалыгы – гади эш кенә түгел, ул инде кешенең яшәү рәвешенә әйләнә. Көн саен, бер дә ял күрмичә эшләргә кирәк. Ләкин шушы арбага утыргансың икән инде, аннан төшеп калып булмый. Алга карап, бары тик тырышырга гына кирәк! – дип йомгаклый сүзен фермер.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез