Газетага язылу

Уеннан уймак: мотоциклда һәм питбайкларда җилдерүчеләр катнашындагы аварияләр арта

Куркынычсызлык чаралары, юлда йөрү кагыйдәләре хакында гел сөйләп торсак та, кызганыч, соңгы арада мотоциклда һәм питбайкларда җилдерүчеләр катнашындагы аварияләр турында еш ишетергә туры килә. Иң аянычы да шул: зыян күрүчеләр генә түгел, үлүчеләр дә бар.

Уеннан уймак: мотоциклда һәм питбайкларда җилдерүчеләр катнашындагы аварияләр арта

Узган атнада гына да Татарстанда мотоцикл йөртүчеләр катнашында 6 юл һәлакәте теркәлгән. Бер кешенең гомере өзелгән, тугызы төрле тән җәрәхәтләре алган. Куркыныч аварияләрнең берсе 4 июльдә Казанның Горький шоссесында була. Nissan машинасы хуҗасы ягулык салу станциясенә борылганда мотоциклда барган ир-атны күрми. Мотоциклчы автомобильгә килеп бәрелгәч, автобус тукталышында торган ике кешене дә таптата. Соңыннан исә, баганага бәрелгәч, үзе шунда ук җан бирә.

Казанның Юдино бистәсендә исә бер хатын-кыз, тизлекне арттырып, машина идарәсен югалта. Нәтиҗәдә, мотоциклчыны бәрдерә. Соңгы мәгълүматлар буенча, мототранспорт хуҗасының хәле авыр булып кала бирә.

Тагын бер куркыныч авария Менделеевск районында була. Монда 28 яшьлек мотоцикл йөртүче тизлеген арттыра һәм, каршы як полосага чыгып, машинага бәрелә. Ике транспорт чарасын йөртүче дә төрле тән җәрәхәтләре ала.

Рәсми саннарга күз салыйк: ел башыннан Татарстанда мотоцикллар катнашында 68 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 4 кешенең гомере өзелгән. Статистика узган елгыдан бик аерылмый. Әмма, төрле тән җәрәхәтләре алучылар күбрәк – 73 кеше. Питбайклар белән дә хәл катлаулы. Ярты ел эчендә алар катнашындагы юл һәлакәтләрендә 5 кешенең гомере өзелгән, 39 ы зыян күргән. Барлыгы 35 авария теркәлгән.

Белгечләр юл-транспорт һәлакәтләре саны артуның төп сәбәбен мототранспорт базарының, аеруча Кытайда җитештерелгән арзанлы техниканың күплегенә бәйли. Ә иң куркынычы – бу төр техника белән күп очракта яшүсмерләр идарә итә.

Бөгелмә районының Иске Исак авылы һәм Биектау районында булган аварияләрне генә искә алыйк. Бөгелмә районында 14 яшьлек кыз питбайкка йөртү таныклыгы булмаган килеш утыра. Юлда барганда идарәне югалтып, электр баганасына бәрелә. Алган җәрәхәтләрдән ул шул урында ук җан бирә. Аның белән булган 13 яшьлек малай авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә китерелә. Биектау районында исә мотоцикл руленә утырган 17 яшьлек егет, машинага бәрелмим дип, юл кырыена чыга һәм идарәне югалта. Нәтиҗәдә аның белән булган 17 яшьлек пассажир кызның гомере өзелә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов питбайкларның үсмерләр арасында популярлашуы зур проблема булуын журналистлар белән очрашкан саен кабатлый. «Питбайк ул уенчык түгел. Ул – махсус трассаларда йөрер өчен спорт инвентаре», – дип искәртә ул. Рөстәм Гарипов сүзләренчә, күп кенә әти-әниләр балаларга куркыныч техниканы җавапсыз рәвештә сатып ала. Ә бала куркынычны тиешенчә бәяли белми. Шуның аркасында язмышлар җимерелә, балалар гарип кала. «Мотоциклларга килгәндә, тиешенчә киенеп, закон таләп иткән категорияне алып йөргән кешегә каршы килмибез. Шулай да юл һәрчак уяулык сорый. Гади генә кагыйдәләрне үтәп тә күпме гомерләрне саклап калып булуын онытмасак иде», – ди идарә башлыгы.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре