Журналистларга Татарстандагы коронавируска бәйле вазгыять турында сөйләделәр

Мәскәүгә барып, кафе-ресторанга керү яисә Краснодар курортларында ял итә алмау куркынычы сәламәтлектән өстенрәк. Халыкның вакцина кадатуга булган кызыксынуын шушы күренешкә сылтадылар. Шул ук вакытта киләсе атнада кайбер прививка ясату пунктларында вакциналар җитмәскә дә мөмкин ди. Журналистларга Татарстандагы коронавируска бәйле вазгыять турында сөйләделәр.

Тәүлек эчендә вирусның яңа 41 очрагы теркәлгән. 2021 елның мартыннан соң беренче шундый зур күрсәткеч бу. Вазгыять тотрыклы, чикләүләрне катгыйландырырга җыенмыйлар. Шулай да борчылырлык нигез бар.

– ОРВИ белән эшләүче сәламәтлек саклау оешмаларында вазгыять киеренке кала. Бу очракта халыкта да гаеп бар. Сырхауларның үз-үзен тотышына бәйле ул, – диде Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев. – Авыручылар амбулатор дәваланмый. Җиңелчә генә салкын тиеп авырганнан соң, хәлләре кыенлашкан очракта гына табибка мөрәҗәгать итәләр. Алай сузып йөрмәүләрен сорар идем. Теләсә нинди салкын тию билгеләре күзәтелгән очракта сырхауханәгә мөрәҗәгать итәргә, табиб чакыртырга кирәк.

Шул ук вакытта министр урынбасары коронавируска каршы вакцина ясатмаган кешеләрне дә озак уйлап йөрмәскә өндәде. Татарстанда вакцина ясату өчен 150 пункт бар. Аның сүзләренчә, көн саен прививка ясатучылар саны 15–20 процентка арта. Узган тәүлектә генә дә вакцинаның беренче дозасын ясатырга 14 меңләп кеше килгән. Беренчесеннән соң, икенче дозасы хакында онытучылар да бар икән. Альмир Абашев андыйларның саны 11 мең тирәсе булуын әйтте.

Гомумән алганда, прививканы 560 мең татарстанлы ясаткан. Икенче дозасын 392371 кеше алган. Прививка ясатучылар арткач, вакцинаның кайбер пунктларда җитешмәве дә ихтимал, диләр.

Вакцинация буенча халыкның активлыгын Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина да билгеләп үтте. Тик моның икенче ягы да калкып чыга: халык барыбер бу адымга сәламәтлеге өчен борчылудан түгел, башка ихтыяҗларын кайгыртып бара.

– Кызганыч, Мәскәүдә ресторанга эләкмәү һәм Краснодар крае курортларында ял итә алмау куркынычы авырудан куркудан өстенрәк булып чыкты. Бу бик аяныч, ләкин вазгыять шундый, – диде ул.

Антитәнчекләрен арттырырга теләүчеләрне исә ревакцинациягә чакыралар. Ягъни прививканың тулы этабын узучылар янәдән вакцина кадата ала.

– Мин декабрьдә һәм июньдә прививка ясаттым. Ревакцинация тулы куәткә бара, бернинди чикләүләр юк. Антитәнчекләр өстисе килгән кешеләрне хуплыйбыз гына, – диде Альмир Абашев.


Фикер өстәү