Татарстанда уртача хезмәт хакы 46 меңнән арткан

Татарстанда эшләүче халыкның санын һәм уртача хезмәт хакын исәпләп чыгарганнар. «Татарстанстат»ның гыйнвар ае мәгълүматларына караганда, республикада барлык эшләүче кешеләр саны – 1,244 миллион чамасы. Төбәктә яшәүчеләрнең күбесе (251,3 мең кеше)  эшкәртү производстволарында хезмәт куя.

Мәгариф өлкәсендә – 147 мең, сәүдә – 139,8 мең, транспортта – 107,6 мең, сәламәтлек саклау өлкәсендә 97,6 мең кеше эшли.  Ә менә кунакханә бизнесы (19,8 мең кеше), су белән тәэмин итү (14,4 мең) кебек өлкәләргә җәлеп ителүчеләр саны шактый аз.

Татарстанда уртача эш хакы  46,3 мең сум тәшкил итә. Иң күп хезмәт хакын казылма байлыклар чыгару өлкәсендә (72,7 мең сум), мәгълүмат (67,3 мең сум), финанс һәм иминиятләштерү өлкәсендә (60,9 мең сум) эшләүчеләр ала.

Сүз уңаеннан, февраль аенда үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Татарстан хезмәт хакы күләме ягыннан Россия төбәкләре арасында 37 нче урында тора.


Фикер өстәү