Фәрит Мөхәммәтшин Халыклар ассамблеясына 30 ел тулуга багышланган фотокүргәзмә белән танышты

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Халыклар ассамблеясына 30 ел тулуга багышланган фотокүргәзмә ачылды. Дәүләт Советы Рәисе, Халыклар ассамблеясы советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күргәзмә белән танышты.

«Без Татарстанда яшәвебезгә шатбыз һәм милләтара тынычлык-татулык мәсьәләләрен дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә күтәргән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтлебез», – диде Халыклар ассамблеясы башкарма советы җитәкчесе Константин Яковлев. Ул Ассамблея Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга һәр милли-мәдәни автономия тормышында актив катнашуы өчен рәхмәт белдерде. Ассамблеяның башкарма советы җитәкчесе, 75 яшьлек юбилее һәм Ассамблея советы Рәисе вазыйфасында эшләвенә 15 ел тулу уңаеннан котлап, Фәрит Мөхәммәтшинга «Халыклар бердәмлеген саклау һәм ныгыту өчен» истәлек билгесен тапшырды.

Дәүләт Советы Рәисе, үз чиратында, Татарстан Халыклар ассамблеясының республикада милләтара тотрыклылыкны һәм тынычлыкны саклауга зур өлеш кертеп килүен искәртте. «173 милләт вәкилен үзенә сыендырган республикабыз уңышларын милләтара тынычлык-татулыктан башка күз алдына да китереп булмый.  Бу – күпмилләтле республикабызның иң зур байлыгы», – диде ул.


Фикер өстәү