Үкенечкә калмасын. Россиядә диспансеризация узу тәртибенә үзгәрешләр кертмәкчеләр

Якын киләчәктә табиблар кешенең табан астын да тикшерә башларга мөмкин. Хроник авырулары булган кешеләр дә табиб юлын ешрак таптаячак. Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы диспансеризация узу тәртибенә шундый үзгәрешләр кертергә тәкъдим иткән.

Билгеле булганча, 18–40 яшь аралыгындагы кешеләр бүген әлеге төр тикшеренүне – өч елга бер, 40 яшьтән өлкәнрәкләр ел саен уза. Белгечләр исә кайбер очракларда бу тикшеренүне елга берничә мәртәбә дә уздырырга тәкъдим итә. Әйтик, берьюлы ике төрле йөрәк-кан тамыры авыруыннан интеккән кешеләр диспансеризацияне ешрак уза алачак. Әлеге төркемгә кергән чире өстенә шикәр чире, үпкә, бөер авырулары булган кешеләргә дә табиб юлын ешрак таптарга туры киләчәк. Бу үзгәрешләр гамәлгә керә калса, хроник авырулары булган кешеләр дә диспансеризацияне ешрак үтәчәк.

Казанның 21 номерлы шәһәр хастаханәсе табиб-терапевты Регина Галиуллина соңгысын аеруча кирәкле үзгәреш дип саный.

– Яшерен-батырын түгел, хроник авырулы кешеләр арасында төрлесе бар. Кемдер, сәламәтлеген кайгыртып, диспансеризацияне вакытында узып тора. Икенче берләре моны вакытны бушка уздыру дип саный. Табибка да чире азып, соңгы чиккә җиткәч кенә күренә. Диспансеризацияне, хроник чирләре булган авырулар гына түгел, һәркем вакытында узарга тиеш. Ул бик күп чирләрне башлангыч чорда ачыкларга, үлем-китем, инвалидлык куркынычын алдан кисәтергә ярдәм итә. Диспансеризация вакытында канны тагын да җентеклерәк тикшерә башласалар да яхшы булыр иде, – дип саный белгеч.

Министрлык әзерләгән документтан аңлашылганча, эпилепсиядән интеккән кеше елга ким дигәндә ике мәртәбә профилактик тикшеренү узарга тиеш. Табиб аларның гәүдә авырлыгын үлчәп, кан басымын үлчәп, кандагы глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсен дә тикшерергә тиеш булачак. Паркинсон авыруыннан интеккән өлкәннәргә дә, елга ике тапкыр табибка күренеп, диагнозын раслап торырга туры киләчәк. Табиб кирәк дип тапса, аларны психиатрга да җибәрә алалар.

Беренче һәм икенче типтагы шикәр чире булган кешеләр исә эндокринологка елына ким дигәндә дүрт тапкыр күренеп торырга тиеш булачак. Аларга гадәти кан һәм бәвел анализлары тапшырып, кардиограмма ясатырга да туры киләчәк. Шикәр чирле кешеләрнең табан асларын да тикшерә башлаячаклар. Бу аякларның сизгерлеген, кан тамырларының торышын ачыклау өчен кирәк, ди белгечләр.

Табиб-эндокринолог Әлфия Сәлихова шикәр чирле авыруларның гына түгел, һәркемнең табан астын тикшерү яклы.

– Табан астындагы үзгәрешләр бик күп авыруларның билгесе булырга мөмкин. Шуңа күрә табан астында даими рәвештә сызлау, чәнчү, авырту сизелсә, ул гел кызып торса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди ул.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел республикада 2 миллион чамасы кеше диспансеризация узган. Бу – еллык планның 82 проценты үтәлгән дигән сүз. Диспансеризация узган һәр 11 кешенең берсендә теге яки бу чир ачыкланган. Бу саннардан чәчләр үрә торса да, халык профилактик тикшеренүләргә әле дә булса бармак аша карый, ди белгечләр. Бигрәк тә яшьләр арасында моңа вакыт табучылар аз.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиблык практикасы буенча штаттан тыш баш белгече Люция Хафизова барыннан да бигрәк әнә шуңа борчыла.

– Диспансеризация узмаган кеше табибка мөрәҗәгать иткәндә инде бик соң булырга мөмкин. Юкса ул кан әйләнеше, шикәр чире, сулыш юллары авыруын, яман шешне башлангыч чорда ук ачыкларга ярдәм итә. Гыйнвардан башлап атна саен халык арасында үлем-китем очракларына анализ ясыйбыз. Инфекцияле булмаган хроник авырулардан вафат булучыларның күбесе бу тикшеренүне бөтенләй узмаган. Табибка соң чиккә җиткәч – яман шешнең соңгы стадиясендә яки инфаркт, инсульт булгач кына мөрәҗәгать иткән, – ди белгеч.

Узган елның 1 июленнән Россиядә җентекле диспансеризация дигән төшенчә гамәлгә керде. Ул коронавирус белән авырып терелгән кешенең сәламәтлеген тулысынча тикшерү, мәкерле чир аркасында өзлегүләрне кисәтү өчен уздырыла. Ул гадәти диспансеризациянең бер төре булып тора. Җентекле диспансеризацияне узу өчен коронавирус белән авырганнан соң, ким дигәндә ике ай узгач, яшәү урыны буенча теркәлгән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аны коронавирус диагнозы рәсми рәвештә расланган кешеләр һәм ПЦР-тесты уңай нәтиҗә бирмәсә дә, ковид белән авырган кешеләр уза ала.

 

Табибларны авырулар белән матур итеп сөйләшергә дә өйрәтмәкчеләр. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы моның өчен махсус белешмә дә әзерләгән. Аның нигезендә, табиб авыруга «сез» дип кенә эндәшергә, дорфа сүзләр кулланмаска тиеш. Мисал өчен, «сезнең проблема» ише сүзтезмәне дә «безнең очракта» дигән җиңелчә гыйбарәгә алмаштырырга тәкъдим ителә.

Динә Гыйлаҗива

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү