Владимир Путин мылтыклы кызны тоткарлаган балалар бакчасы хезмәткәрләрен бүләкләгән

Физкультура буенча инструктор кораллы кызны полиция килеп җиткәнче тоткарлап торган, ә бер тәрбияче аның кулыннан мылтыгын тартып алган.

Россия Президенты Владимир Путин Красноярск шәһәрендәге 31нче балалар бакчасының 3 хезмәткәрен – физкультура буенча инструктор Наталья Стусны һәм тәрбиячеләр –Евгения Толстая белән Ирина Шабанованы “Батырлык өчен” медале белән бүләкләгән. Батыр хезмәткәрләр көндезге йокы вакытында балалар бакчасына кермәкче булган кораллы кызны туктатып калган. Указ хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылып чыккан.

Исегезгә төшерәбез: 28 мартта Красноярск шәһәренең 31нче балалар бакчасына көндезге йокы вакытында, баласын өйгә алып кайтып китү сылтавы белән, мылтыклы 19 яшьлек кыз килеп кергән. Хезмәткәрләр, коралын күреп алып, киенү-чишенү бүлмәсенә үтүен сораганнар. Шунда алар, җинаятьчегә ташланып, аны идәнгә егып салганнар. Үзара тарткалаш вакытында мылтык атып җибәргән, пулясы стенага килеп тигән. Физкультура буенча инструктор кораллы кызны полиция килеп җиткәнче тоткарлап торган, ә Шабанова аның кулыннан мылтыгын тартып алган.


Фикер өстәү