Владимир Путин метрода бер хатын-кызны үлемнән коткарган «КамАЗ» хезмәткәрен бүләкләгән

Россия Президенты Владимир Путин “КамАЗ” гавами акционерлык җәмгыяте департаменты директоры Андрей Пивневны (Мәскәү метросында бер ханымны үлемнән коткарган) “Үлемнән коткарган өчен” медале белән бүләкләгән. Бу җәһәттән тиешле Указ хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылып чыккан.

Предприятиенең матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, әлеге куркыныч хәл моннан ике ел элек  – Яңа ел алдыннан, Мәскәүдә була. Андрей Пивнев 2018 елның 27 декабрендә эшкә бару өчен метрога төшә. Платформада электр поездының җир асты юлында күренүгә үк кисәк кенә туктавына хәйран калып торганда, юлда – рельслар арасында яткан бер хатын-кызның әкрен генә торырга маташуын күреп ала.

“Метро юлының буеннан-буена – югары көчәнешле үткәргечләр. Платформадагы кешеләр тегеңә, хәрәкәтләнергә ярамый, дип кычкыра башлады”, – дип искә ала бу хәлне Андрей Пивнев.

Егет, берни уйлап тормастан, платформадан сикереп төшә. Аягын нык кына авырттыруын сизеп ала. Әмма аяк кайгысы түгел: теге хатын-кызны ике кулы белән куркасыннан эләктерә дә, кабат рельслар өстенә барып төшмәсен өчен, тотып тора башлый. Берничә минуттан полиция һәм метро хезмәткәрләре, алар артыннан – “Ашыгыч ярдәм” килеп җитә.

Шулай итеп, Андрей Пивневка 2019 елны хастаханәдә каршыларга туры килә. Платформадан сикергәндә, балтыр сөягенең чәрдәкләнүе ачыклана.

Быел март аенда батыр йөрәкле Андрейның башкала метросындагы батырлыгы өчен Мәскәү мэры урынбасары Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән иде.


Фикер өстәү