Яңа елга урман чыршылары алучылар кимегән

Россиядә соңгы өч елда Яңа елга урман чыршыларын әзерләү күләме 30 процентка кимегән.  Иң элек халыкның экологияне сакларга тырышуына бәйле бу. “Быел да Яңа ел алдыннан тере чыршы һәм ылыс ботаклары әзерләү темпы кимү күзәтелә. Бу – бер яктан халыкның экологик аңы үсүгә, икенче яктан, бәйрәм чыгымын киметү теләгенә бәйле”, – дип хәбәр итә “Рослесинфорг” матбугат хезмәте.

Шулай ук оешмаларда да чып-чын урман гүзәленнән баш тарту очраклары ишәя. Монысы да – аны сатып алу һәм соңыннан утильләштерү чыгымыннан, шулай ук кайберәүләрдә аллергия килеп чыгу ихтималыннан котылу теләгенә бәйле.

Яңа ел чыршылары белән тәэмин итүче төбәкләр булып Кемерово, Сахалин, Новгород өлкәләре, Татарстан, Ханты-Манти автономияле округы тора.  Ә инде ылыс ботаклары асылда Магаданнан кайтарыла.

“Рослесинфорг” мәгълүматларына караганда, Россиядә чыршы агачлары барлыгы  76,6 миллион гектар мәйданны биләп тора. Чама белән Төркия җире кадәрле, ә Япония мәйданыннан – ике тапкыр күбрәк территория бу.


Фикер өстәү