Татарның каклаган казы белән чәк-чәге бәйгедә җиңү яулаган

Мәскәүдә “Вкусы России” төбәк ризык брендларының тәүге бәйгесенә (Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган) йомгак ясалган. Җиде номинация буенча брендларның мөмкинлекләрен бәйге комиссиясе бәяләсә, “Нас выбирают” номинациясендә җиңүчеләрне Россиядә яшәүчеләр үзләре билгеләгән. 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр үткәрелгән тавыш бирүдә 1 миллионнан артык кеше катнашкан!

Татарстан бәйгедә иң актив катнашучыларның берсе буларак билгеләнгән. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аңа 22 бренд тәкъдим иткән. “Вкусные рядом” номинациясендә каклаган каз җиңгән, ә Казан чәкчәге “Попробуй, полюбишь” номинациясендә икенче урынга чыккан.

Министрлык “Вкусы России” бәйгесен ел саен үткәрергә ниятли. Киләсе елда Татарстан халкы  активрак төстә тавыш бирсә, тагын да күбрәк татлы ризыкларыбыз җиңү яуларга мөмкин.

“Бәйгедә катнашу үзе генә дә абруй өстәячәк, ә инде җиңүчеләр өчен брендларын таныту буенча да төрле чаралар күреләчәк. Бу исә кызыклы, үзенчәлекле һәм, иң мөһиме – сыйфатлы ризыклар белән тагын  да якыннанрак танышу мөмкинлеге бирәчәк, – дип белдергән җиңүчеләрне билгеләү тантанасында Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев. Аның әйтүенчә, бәйгедә җиңү – имидж мәсьәләсе генә булып калмыйча, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең эш нәтиҗәсен арттыруга юнәлдерелгән конкрет чаралар да әле.


Фикер өстәү