Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан үлгән

Татарстанда тагын өч кеше коронавирус корбаны булган, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булуның өч очрагы расланды», — дип белдерделәр министрлыкта.

Коронавирустан 1949 елгы хатын-кыз, шулай ук 1955 һәм 1960 елгы ир-атлар дөнья куйган.

Ведомствода чирнең ничек узуына бәйле нечкәлекләрне атамадылар. Шулай да үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыклануын һәм вирусның идентификацияләнүен искәрттеләр.

Шул рәвешле, 8 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән вафат булган пациентлар саны 155кә җитте.


Фикер өстәү