Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина туры эфирда сорауларга җавап бирәчәк

Татарстанда коронавируска бәйле вәзгыять нинди? Инфекция таралмасын өчен нинди чаралар күрелә? Пандемия шартларында Яңа ел бәйрәмнәрендә нинди чикләүләр көтәргә? Халыкка коронавирустан прививка кайчан ясый башлаячаклар?

“Роспотребнадзор” җитәкчесе –социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәр аккаунтында оештырылган туры эфирда шушы һәм республикада яшәүчеләрнең башка сорауларына җаваплар бирәчәк.
Туры эфир чәршәмбе – 9 декабрьдә #ТатарстанОнлайн программасы аша күрсәтеләчәк.
Исегезгә төшерәбез: #ТатарстанОнлайн программасы социаль челтәрләрнең Татарстан Республикасы рәсми төркемнәрендә быел апрель аенда гамәлгә ашырыла башлады. Әлеге проект кысаларында республика халкы өчен онлайн режимда студия кунакларына төрле сораулар бирү мөмкинлеге ачыла. Барлыгы 15тән артыграк министр һәм ведомстволар җитәкчеләре студиядә кунакта булып киткән инде.
Туры эфирны 9 декабрь көнне (10.00 сәгатьтә башлана) түбәндәге сылтамалар аша карап булачак:

https://vk.com/video-85877975_456241911

https://ok.ru/live/3090291826358


Фикер өстәү