Татарстанда тагын биш кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген тагын биш кешенең коронавирустан үлүе билгеле булды. Алар – 1938, 1944, 1948 һәм 1953 елгы ир-атлар, шулай ук 1958 елгы хатын-кыз.
«Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кахва орлого руссачы ничек була?U