Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан үлгән.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, коронавирустан 1941 һәм 1953 елгы хатын-кызлар һәм 1938 елгы ир-ат үлгән.
Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган.
Татарстанда коронавирус корбаннары саны 478гә җитте.