“СластЕла” “Россия тәм-томнары” бәйгесенә тәкъдим ителгән

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Россия тәм-томнары”) “Вкусы России” төбәк брендларының беренче илкүләм бәйгесенә “СластЕла” брендын (“Алабуга азык-төлек комбинаты” ябык акционерлык җәмгыяте) тәкъдим иткән.

“СластЕла” төбәк бренды “Авыз ит, ошаячак” (“Попробуй, полюбишь” номинациясендә “Птичка Елабужская” йомшак эчле кәнфитләрен, икенче сортлы бодай һәм арыш онннары катнашмасыннан пешерелгән “Сельский” икмәген тәкъдим итәчәк. Онында клетчатка микъдары күп булу сәбәпле, бу икмәктә асылда кеше организмы өчен кирәкле барлык файдалы матдәләр – аксым, углеводлар, В төркеменә керүче витаминнар, шулай ук минераль матдәләр – тимер, йод, марганец, хром, күкерт, фосфор һ.б. бар.

Бәйгедә шулай ук Алабуга куас эчемлеге, “Елабужские” һәм “Казанские” перәннекләре катнаша. Эксклюзив фирма тартмасында сатылуы перәннекне әйбәт кенә сувенирга да әйләндерә.

Гомумән, “СластЕла” сәүдә маркасына ия булган продукциясенең һәркайсы –заманча төрелмә-тартмада. Аларга Татарстанның барлык шәһәрләрендә, шулай ук читтә: Башкортстанда, Удмуртия, Свердловск өлкәләрендә, Пермь краенда да ихтыяҗ зур.

Беренче тапкыр уздырыла торган “Россия тәм-томнары”  төбәкләр брендлары илкүләм бәйгесендә катнашу өчен илнең 60тан артыграк төбәгеннән 290нан күбрәк гариза алынган инде. Төбәкләр аш-су ягыннан  үзләренең “визит карточкалары” булып торган яки әле кулланучыларга бигүк таныш булмаган, әмма бик тә өметле бредларын тәкъдим иткән.

Гаризалар саны буенча лидерлар бишлегенә Татарстан да кергән. Безнең республика гадәттәге тәм-томнар, эчемлекләр, камыр ризыклары, шулай ук затлы ит ризыклары тәкъдим иткән.

Бәйгегә гаризаларны 9 ноябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр “Вкусы России” бәйгесе порталында халык тавыш бирүе узачак. Шуннан соң белгечләр иң яхшы төбәк брендларын билгеләячәк. Бәйгегә декабрь урталарында йомгак ясала.

Проектта катнашучыларның һәммәсе федераль ярдәм программасына кертелеп, хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү мөмкинлегенә ирешәчәк, ә җиңүчеләргә – товарларын сату, таныту буенча  ярдәм ителәчәк.

 

 

 

 


Фикер өстәү