Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазьләрендә яңа юл пәйда булачак

Акыллы” исәпләгечләр өчен түләү юлы барлыкка киләчәк.

Россиядә ЖКУ өчен түләү документларына “акыллы” исәпләгечләрне урнаштыру, алыштыру һәм карап тоту кертелергә мөмкин. Вице-премьер Дмитрий Чернышенко Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына шушы мәсьәлә буенча эшләргә кушкан. Бу хакта “Известия” документ күчермәсенә таянып хәбәр итә.
“Министрлыкка, аерым алганда, “акыллы” исәпләгечләргә бәйле чыгымнарны ЖКХ хезмәтләре бәясенә кертү мөмкинлеген карау бурычы йөкләнелгән”. – дип яза газета.
Басма мәгълүматларына караганда, вице-премьер Чернышенко икътисадта ясалма акыл куллану мәсьәләләре буенча киңәшмә йомгаклары буенча министрлык алдына шундый бурыч куйган.

Язмада билгеләп үтелгәнчә, ресурс белән тәэмин итүче оешмалар исәпләгечләр белән идарә итү, аларны карап тоту, алыштыру һәм тикшерү мәсьәләләре белән шөгыльләнә алачак. Мондый чаралар ЖКХ өлкәсенең үтәкүренмәлелеген арттырып, халыкны исәпләгечләр алыштыру мәшәкатеннән коткарачак һәм мошенниклардан да саклаячак.


Фикер өстәү