Гөлназ Асаеваны кызы оятка калдырган

Танылган җырчылар гаиләләре белән бәйле бөтен хәлләрне социаль челтәрләрдә күрсәтеп баралар. Гөлназ Асаева да искәрмә түгел.

Вилдан Шәмсетдинов  белән Гөлназның кызлары Динәне язылучылары бик яратып карап баралар. Үзләре яшәгән подъездан урамга чыгып барганда алар белән оятка калдыра торган хәл булган.

– Каршыга бер кыз очрады, дөресрәге ул да без барган лифтка кереп басты. Башына колаклы шапка кигән бу. Динә бу кызны күрүгә: «Привет, обезьян!», —  дип эндәште. Шундый кыен булды, белсәгез иде… Ярый теге кыз аңлый торган булды, көлеп җибәрде. Динә, алай оятка калдырма әле безне, – ди кызына  Гөлназ Асаева.


Фикер өстәү