Унҗиде меңгә – берәү. Татар теленнән имтихан биргән Әдилә Шәйхетдинованы Дәүләт Советына чакырдылар

«Татар телен нибары бер укучы сайлаганга көенергә кирәк», – ди министр

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов,  татар теленнән  республика сынавын тапшырган бердәнбер укучы – Балтач районының Норма мәктәбендә белем алган Әдилә Шәйхетдиинова һәм аның укытучысы Энҗе Әсәдуллинаны Дәүсоветка очрашуга чакырып, Рәхмәт хатлары тапшырды. Нигә бер генә, башкалар кайда?

Татар теленнән республика сынавын тапшырган бердәнбер укучы Әдилә Шәйхетдиновага бу көннәрдә игътибар аеруча артты. Шулай зурлап, сине Дәүләт Советына чакырсыннар әле! Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да килгән иде анда. Балтач кызының бу гамәле сокландыра, әлбәттә. Ул булмаса, берәү дә булмас, бигрәк  көлке булыр иде бит. Сүз монда бердәм республика сынавы (БРИ) турында бара. Тик татар теленнән имтихан бирүчеләр тагын бар әле. 16 июльдә КФУның милли бүлегенә укырга керергә теләк белдергән 170 абитуриент татар теленнән сынау тапшырачак.

Татар телен белү зур дәрәҗәгә әйләнде бүген. Югыйсә без, татар кешеләре, туган телебезне белергә тиеш. Аңлашыла, бу очракта Әдилә Шәйхетдинова үрнәк күрсәтә. Ни өчен Арча, Актаныш районнары үрнәк күрсәтми?

– Бу халкыбызның күңел халәте, аның хәзерге торышына бәйле. Үзебез татар теле, мәдәниятебез, тарихыбыз, дибез… Менә шуннан чыгып, нәтиҗә ясарга була инде. Бүгенге халәт белән бер дә килешеп булмый, әгәр ризалашабыз икән, киләчәккә юлыбыз тарайганнан-тарая бара дигән сүз бу. Быел республикада 17 меңнән артык (былтыргыларын да исәпләп) чыгарылыш укучысы имтихан тапшырды. Шулардан бары бер кыз – Балтач районының Норма мәктәбе укучысы Әдилә генә татар теленнән имтихан сайлады, – диде Илсур Һадиуллин. – Әлеге сан елдан-ел кими. «Монда кем гаепле соң?» – дип сорыйлар. Бары тик үзебез генә, бер кешене дә гаепләргә кирәкми. Димәк, без, әти-әниләр, укытучылар, массакүләм мәгълүмат чаралары, халкыбыз… Телебезгә булган мөнәсәбәтебезне күрсәтүче бер фактор булып тора бу. Моның белән мактанырга ярамый, киресенчә, көенергә кирәк.

Татар теленнән имтиханны  шулай аз укучы сайлау югары уку йортларына кергәндә  туган телдән дәүләт  имтиханы булмауга бәйлеме?

– Кирәк әйбер. Вузда исәпкә алынса да, начар булмас иде. Ләкин ул – саламга тотыну гына, минемчә. Иң беренче чиратта, күңелдә булу кирәк. Рухи ихтыяҗ булу, гаиләдә, әти-әниләрдән, әби-бабайлардан килгән бер төрле татарлыкның яшәве мөһим, – диде Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов белдергәнчә, киләсе елда татар теленнән сынау бирүче дистәләгән, йөзләгән укучы кирәк. «Республикада туган телдә имтихан бирү дәрәҗәле, кирәкле әйбер булырлык итеп, кызыксындыра торган ниндидер чаралар турында уйлыйсы булыр», – диде ул.

Имтиханны бер генә бала тапшыргач, күпләрдә башка сорау туа:  «Мәктәпләрдә физика, математика, химия  кебек  фәннәр  укытучыларын  каян табарбыз?»

Илсур Һадиуллин моңа да үз җавабын биреп үтте. Министр әйтүенчә, татар теленнән имтихан бирү – безнең укучылар математика, химия, тарихны, башка  фәннәрне белми, татарча укытырга әзер укытучылар булмаячак, дигән сүз түгел.

– Татар теленнән имитихан бирүче берәү генә булу белән укытучылар әзерләүне бутарга ярамый. КФУга ел саен тарих һәм чит тел, химия һәм чит тел, физика һәм чит тел һәм башка юнәлешләр буенча 150 абитуриентны  кабул итәбез. Анда ике белгечлек алып чыгалар. Узган ел югары  уку йортларын 150 укытучы тәмамлады. Без аларның барысын да эшкә урнаштырдык, – диде Илсур Гәрәевич.

Тик башка проблема да бар. Уку йортларына максатчан юллама белән укырга кергән яшь белгечләр (целевиклар) үз районнарына эшкә кайтырга теләми икән. Министр әйтүенчә, мең дә бер сәбәп табалар икән.

– Максатчан уку юнәлешенә ни өчен барырга теләмиләр? Былтыр 312 бюджет урынының 198е көндезге бүлеккә бирелсә, шуның 99ына гына кабул иттек. Монда бит стипендия дә түләнә. Яшьләрнең үзләренә йөк аласы килми. Шуңа күрә мәктәпләрдә ел  башында 2 меңгә якын укытучы җитми. Без  педагогик уку йортларыннан 4 меңгә якын укытучы әзерләп чыгарабыз, әмма ике меңлек бушлыкны ябып бетерә алмыйбыз. Бу  бик куркыныч, – ди Илсур Һадиуллин.

Әдилә исә документларын КФУның «татар һәм рус теле укытучысы» юнәлешенә тапшырган. Студент булу өчен баллары җитә дип саный. Дөрес, әле  вузларда  нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак. Энҗе Әсәдуллина аннан шәп укытучы чыгар дип ышана. «Мәктәп җитәкчелегеннән рөхсәт сорап, Әдиләдән дәресләр укыттырып карадым. Дәреснең бер минутын да әрәм итми. Балалар да  бик яратты үзен. Диплом алгач, минем урынга кайтыр дип ышанам», – ди остазы. Әдилә дә кырт кисеп: «Мин үз мәктәбемә татар теле укытырга кайтачакмын!» – ди.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү