Утта сыналган мәчет

Олы кешеләрнең сөйләвенә караганда, безнең Түбән Утар авылы мәчетен Арча ягы Ашыт бае салдырган. Ул 40 ат белән агач тарттырып ташыткан, бөтен авыл халкы ярдәмгә килгән. Мәчетне төзеп бетергәч, халыкны аш пешереп сыйлаганнар.

Мәчеттә дин сабаклары укытылган. Балаларга Галиев Рашат абыйның әти-әнисе белем биргән. Соңыннан, укулар тәмамлангач, имтихан алганнар. Бу көнне әти-әниләрне дә чакырганнар. Биек сәкегә менеп басып, бөтен халык алдында «Мөхәммәдия»не көйләп укып күрсәткәннәр. Мәчет манаралы килеш 1939 нчы елларга кадәр мәктәп булып хезмәт иткән… «Түбән Утар авылы мәхәллә мәчете тарихы»нда шундый мәгълүмат тупланган.

Мин тәүге тапкыр белем алган, укытучы булып беренче хезмәт елымны башлап җибәргән мәктәп урынында хәзер манарасындагы аен балкытып, мәчетебез басып тора. Күңелгә якын изге йорт! Тирә-ягы чиста, заманча тимер рәшәткәле, бинасы да җыйнак кына, яшел төс бик килешә үзенә. Әнә болдыры…
«Әссәләмүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!» – дип, Аллаһ Тәгаләнең сәламен җиткерде миңа йомшак тавышлы авылдашым Нәҗип Мәлик улы Кәримов.

Аның имам булып китүе болай була. 1996 ел. Авылда мулла юк. Аптырашка калган авыл халкы бу эшкә аны үгетли башлый. Бернинди белеме булмавын, бернәрсә белмәвен сәбәп итеп, каршы килә Нәҗип абый. Тагын ялваралар. Нишләсен инде, ризалаша.1999 елда, ниһаять, Казанга курсларга китеп, гарәп алфавитын өйрәнә. Намазга да баса. 1999 елның февраль аеннан имам вазыйфасына керешә.

Аянычлы вакыйга да була. Матур гына эшли башлагач, 2002 елның 20 декабрендә ут чыгып, мәчет янып бетә. Бер ел буе Газимулла абый Гыйззәтуллин өенә һәм башлангыч мәктәп бинасына җомга намазларына җыелалар. Ниһаять, 2004 елда кабат яңа мәчет сафка баса.
Ул арада Нәҗип абый Кукмара мәдрәсәсен тәмамлый. «Дипломлы имам булдым инде хәзер, иншаллаһ, шушылай итеп яшәргә язсын», – ди ул.

Безнең авыл халкы бик тырыш. Күркәм эшләре дә бар. Җитлекми туган балаларга бәйләнгән әйберләр кирәк була. Районыбызда эшләп килүче «Хәят» автоном коммерциячел булмаган оешмадан кешеләр килеп, йон җепләр калдырып китәләр.Тирә-як авылларны да уздырып, кеп-кечкенә Түбән Утардан 42 хатын-кыз әлеге изге гамәлдә катнаша… һәм 61 комплектлык җептән 82 комплект әйбер бәйли! Иң яшь бәйләүчегә – 25, иң өлкәненә – 81 яшь. «Зур хезмәт бит бу!» – ди, горурланып, авылыбыз имамы. Олысы-кечесенә Аллаһның рәхмәте булсын, дигән теләген дә җиткерде.

Авылның үткәне турында да үз кызыксынуы бар Нәҗип абыйның. Мәсәлән, «Ямьле Саба» проекты эшчәнлеге вакытында, районыбыз авылларына рейдлар ясала башлагач, әлеге очрашуда авылыбызның тарихы белән таныштыруны һәм «Бикә» чишмәсе турында аңлатып сөйләүне дә үз өстенә ала ул.
Авылыбыз халкына инде озак еллар медицина ярдәме күрсәтүче Гөлфия ханымны да мактап телгә алды имам. Ул абыстай булып тора. «Бик тәртипле, кешеләрне хөрмәт итә белгәнгә күрә, алар да аны хөрмәт итә, әлхәмдүлиллаһ», – диде ул. Үзенә дә хезмәтенең әҗерен күрергә язсын, Аллаһы Тәгалә гаиләсенә исәнлек бирсен. Шушы фани дөньяда һәммәбез дә иманлы булып гомер кичерсәк иде.

Сөмбелә Ибраһимова, Саба районы Яңа Мичән авылы


Фикер өстәү