Табиб-инфекционист Илсөя Заһирова: Тычкан бизгәге үлемгә китерергә мөмкин

Җәйнең кыл уртасына җиттек. Эшнең дә, ялның да иң кызган мәле. Шушы чорда тычкан бизгәге дә котыра, дип кисәтә белгечләр. Күпләр әлеге авыруны урманга ял итәргә, җиләк, гөмбә җыярга баргач яки бакчада йоктыра. Бу чир нәрсәсе белән куркыныч? Ул ничек күчә? Тычкан бизгәгеннән ничек сакланырга? Табиб-инфекционист Илсөя Заһирова шул сорауларыбызга ачыклык кертте.

Илсөя Заһирова

– Тычкан бизгәге кешегә ничек күчә?

– Тычкан бизгәге, икенче төрле әйтсәк, геморрагик бизгәк – кискен вируслы инфекцияле авыру. Аны кимерүчеләр, нигездә, тычканнар тарата. Алар үзләренең төкереге, бәвеле, нәҗесе аша чирне туфракка, суга, ашау ризыкларына йоктыра. Тычкан бизгәге, нигездә, кеше организмына һава, тузан аша эләгә. Юылмаган пычрак кул белән ашау, бакчадан юылмаган яшелчә һәм җиләк-җимеш өзеп кабу, авыру таратучы җәнлеккә кагылу, калган азык-төлекне термик яктан эшкәртмичә ашау аркасында кешене аяктан ега ала. Геморрагик бизгәк тәндәге яраланган, җәрәхәтләнгән урыннар, тычканнар хуҗа булган салам, печәнгә кагылып китү аркасында да пәйда булырга мөмкин.

– Бу чир бигрәк тә кайсы ел фасылын «ярата»?

– Тычкан бизгәге безне ел дәвамында сагалый. Аны фәлән ел фасылында гына йога ала дип әйтү дөрес түгел. Әмма геморрагик бизгәкнең иң котырган чоры җәйге-көзге чорга туры килә. Кеше аны, нигездә, авыл хуҗалыгы, урман эшләре вакытында, бакчада, урман-кырларда җиләк, гөмбә җыйганда, табигатьтә ял иткәндә йоктыра.

– Бу чорда кемнәргә аеруча игътибарлы булырга кирәк?

– Бөер авыруларыннан интеккән, авыл хуҗалыгы, сәнәгать тармакларында эшләгән кешеләргә, бигрәк тә тракторчы, машина йөртүче кешеләргә җәйге-көзге чорда аеруча сак булырга кирәк. Ник дигәндә, тычкан бизгәген, иң беренче чиратта, нәкъ менә алар йоктыра.

– Тычкан бизгәген йоктыруыңны нинди билгеләр буенча чамаларга мөмкин?

– Аның беренче билгеләре салкын тиюгә охшаш: 39–40 градуска кадәр температура күтәрелә, калтырата, туңдыра башлый. Кешене ютәл, баш авырту, буыннар сызлау кебек билгеләр дә борчырга мөмкин. Тычкан бизгәге йоктырган кеше авыз кибүдән дә зарлана. Андый чакта еш кына бит һәм муен кызара, тәнгә, бигрәк тә җилкә, күкрәк турысында таплар пәйда була. Тычкан бизгәге вакытында кешенең күзенә кан саварга, биле сызларга, кан басымы төшәргә дә мөмкин. Кече йомыш белән сирәк йөри башлау да – бу чиргә хас үзгә билгеләрнең берсе. Әмма иң куркынычы шул – тычканнардан, күселәрдән йоккан вирус инфекциясе кешенең бәвел системасына зыян сала. Бу исә, үз чиратында, бөерләрнең эшчәнлеген боза. Чир үзен, гадәттә, вирусны йоктырганнан соң 7–25 көн үткәч кенә сиздерә башлый. Кайбер очракларда ул 40 көннән соң гына пәйда була.

– Тычкан бизгәге кешедән кешегә йога аламы?

– Юк, йога алмый. Шуңа күрә тычкан бизгәге эләктергән кешеләрне курыкмыйча стационарда – инфекция, терапия һәм хирургия бүлекләрендә дәваларга мөмкин. Әлеге чир белән бер тапкыр авырган кешедә гомерлек иммунитет формалаша. Аны кабат йоктыру ихтималы юк дәрәҗәсендә.

– Авыру нәрсәсе белән куркыныч?

– Вакытында чарасын күрмәсәң, тычкан бизгәге аркасында кешенең каны агуланырга (сепсис), үпкәсе кабарырга, башына кан саварга, бөере эштән чыгарга мөмкин. Кызганыч, бу бизгәк үлем-китем очракларына китергән мисаллар да бихисап. Шуңа күрә чирнең беренче билгеләре күренү белән үк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тычканнарга ялгыш кына орынган очракта да шикләнергә җирлек бар.

Тычкан бизгәгеннән саклану өчен табиб киңәшләре

– Урманнарга барганда шәхси гигиена кагыйдәләрен истән чыгармагыз. Ашыйсы ризыкны, ул салыначак савыт-сабаны үләнгә, агач төпләренә куярга ярамый. Моның өчен үзегез белән махсус җәймә яки клеенка алып барыгыз.

– Бакчага барып яшәр алдыннан андагы өйне иң элек яхшылап юып, махсус чаралар ярдәмендә дезинфекцияләп чыгарга кирәк.

– Бакчада эшләгәндә, йорт, каралты-кура, сарай, гараж кебек урыннарны җыештырганда резин пирчәткә кияргә онытмагыз. Андый эшләр вакытында аягөсте ашарга, авызга ризык кабарга да киңәш ителми. Бу кагыйдәне салам, печән өйгәндә, агач эшкәрткәндә, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш җыйганда да истән чыгармагыз.

– Бакчада, каралты-курада чүп җыеп яткырмагыз.

– Йортка тычкан керә алырлык тишек-тошыкларны да томаларга кирәк.

– Азык-төлекне дә кимерүчеләр үтеп керә алмаслык җирдә сакларга, ашар алдыннан аларны яхшылап юарга кирәк. Суны исә кайнатып эчү хәерле.

– Табигатькә чыкканда, куаклар үсмәгән, коры җирдә тукталырга кирәк. Җәен печәнлек, салам эскертендә йоклау да киңәш ителми.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү