Табиб-инфекционист Илсөя Заһирова: Паразитлар бар кешедә дә була

Хәлсезлек, аллергия, йокысызлык… Әлеге билгеләр организмда паразитлар барлыгы турында да кисәтә ала, дип белгечләр. Алар, үз чиратында, кешенең сәламәтлегенә генә түгел, психик халәтенә дә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Паразитлардан ничек сакланырга? Алардан БАДлар ярдәмендә котылып буламы?

Табиб-инфекционист Илсөя Заһирова шул сорауларыбызга ачыклык кертте.

Илсөя Заһирова

– Кеше организмында нинди паразитлар очрый? Алар ни сәбәпле барлыкка килә?

– Мин күбрәк балалар белән эшлим. Яшь организмда, нигездә, бабасыр, лямблия, токсакор, аскаридалар очрый. Алар, нигездә, төрле хайваннарны сыйпап карарга яраткан балаларда, кул юмау, бар нәрсәне кабып карау аркасында барлыкка килә. Алда телгә алынган паразитлар өлкәннәрдә дә очрый. Моннан тыш зурларда аларның опистор, клонорх дип аталган төрләре дә яши. Алар күбрәк елга һәм диңгез балыкларын термик яктан тиешенчә эшкәртеп бетермәү аркасында керә. Организмга эләккәч, паразитлар үрчи башлый. Бу күбрәк ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеге бозылганда күзәтелә. Ашказаны согының ачылыгы түбән булганда, тоз кислотасы организмга эләккән личинкаларга каршы тора алмый башлый. Нәтиҗәдә, алар эчәклеккә эләгә. Паразитлар үт куыгы дөрес эшләмәгәндә дә үрчергә мөмкин.

– Организмда паразитлар яшәгәнне ничек чамаларга була?

– Андый чакта кеше үзендә даими рәвештә хәлсезлек сизә. Ул тиз арый. Тәнгә тимгелләр чыгу, ютәл, астма өянәге кебек аллергия билгеләре дә күзәтелергә мөмкин. Аппетитның артык яхшы яки начар булуы, кисәк кенә ябыгу, күңел болгану, косу, эч авырту, эч китү, эч кату кебек билгеләр дә паразитлар турында кисәтә ала. Йокысызлык башланырга, бер сәбәпсез температура күтәрелергә, лифма төеннәре зураерга яки ялкынсынырга да мөмкин. Гел гәүдә сызлап торса, арт сан кычытса, кеше йоклаганда гырлый, тешен шыгырдата башласа, шикләнергә җирлек бар. Кайчак кешенең тизәгендә үк вак суалчаннар күренергә мөмкин.

– Паразитлар бөтен кешедә дә буламы?

– Әйе, бар кешедә дә була. Аерма бары шунда: төрле кешедә алар үзләрен төрлечә тота. Әгәр кеше дөрес туклана, гел хәрәкәтләнә, сәламәт тормыш алып бара икән, аларның организм өчен бер зыяны да юк. Эчендә паразитлар яшәгән кеше йә артык ярсу, кызып китүчән, йә киресенчә, бар нәрсәгә битараф була. Шуңа өстәп, әле алар организмга эләккән барлык туклыклы матдәләрне дә ашап бара. Шул сәбәпле организм әле бер, әле икенче витаминга кытлык кичерә.

– Иммунитет паразитларга үзлегеннән генә каршы тора аламы?

– Кызганыч, вирусларга каршы тора алса да, иммунитет паразитларга каршы торырлык антитәнчекләр бүлеп чыгармый. Ник дигәндә, паразитлар организмдагы теләсә кайсы шартларга бик оста яраклаша. Дөрес, әгәр кешенең ашкайнату системасы сау-сәламәт икән, иммунитет күпмедер дәрәҗәдә паразитлардан саклый ала әле. Аннары хәзер кешеләр бик аз хәрәкәтләнә. Шул рәвешле тәндә хәрәкәт җитмәү аркасында оеган урыннар да еш күзәтелә. Паразитлар исә андый җирләрне бик ярата.

– Паразитлардан бөтенләйгә котылып буламы? Бу максатта БАД эчәргә яратучыларга ни диярсез?

– Дөрестән дә, бүген паразитлардан котылуның нинди генә юллары юк. Бу максатта төрле үлән төнәтмәләреннән башлап БАД һәм махсус даруларга кадәр – бар нәрсә кулланыла. Соңгылары тиз арада булыша. Әмма мондый дарулар тискәре йогынтысы күп булу белән куркыныч. Белер-белмәс эчсәң, җитди кан авыруларына кадәр үк китерергә мөмкин алар. Шуңа күрә паразитларга каршы кулланылучы махсус даруларны бик җитди очракларда гына эчәргә кирәк. Организмдагы көтелмәгән кунакларны кисәтү өчен исә төрле үлән төнәтмәләре, БАД кулланыла. Дөрес, соңгыларын да теләсә ничек эчәргә ярамый. Файдасы булсын өчен, БАД белән беррәттән дөрес тукланырга, көн дәвамында тиешле нормада чиста су эчәргә дә кирәк.

– Паразитлар суши, ролл ашаганнан соң да пәйда була аламы? Гомумән, кайсы куркынычрак: балыкмы, итме?

– Кызганыч, паразитлар организмга шушы юл белән дә эләгә ала. Суши, ролл ясаганда кулланылган балык термик яктан тиешенчә эшкәртелмәгән булса, паразитлар эләктерү куркынычы бермә-бер арта. Елга балыгында паразитлар аеруча күп була. Шуңа күрә аны яхшылап пешергән очракта гына ашарга кирәк. Паразитларның описторх дигән төре нәкъ менә елга балыгы яратучылар арасында күбрәк очрый. Иттә дә паразитлар күп була. Бигрәк тә трихинеллалар еш очрый. Шуңа күрә итне чи яки ахыргача пешеп бетмәгән килеш ашарга ярамый. Мисал өчен, канлы ит стейкы ашаган кешенең паразитлар йоктыру куркынычы бермә-бер арта.

Паразитлардан саклану өчен киңәшләр

– Кулларыгыз һәрчак чиста булсын.

– Азык-төлек, яшелчә, җиләк-җимешне ашар алдыннан яхшылап юарга кирәк. Яшел тәмләткечләрне содалы суга салып тору хәерле.

– Ит, балык ризыклары әзерләгәндә, аларны ахыргача пешереп бетерергә онытмагыз. Елга балыгыннан, гомумән, баш тартсаң да була.

– Балаларны, урамнан кергәч, ашаганнан соң яхшылап кулларны юарга өйрәтегез. Тырнаклар һәрчак киселгән, чиста булсын.

– Өч айга бер тапкыр йорт хайваннарын суалчаннарга каршы тикшертеп торырга кирәк.

– Көндәлек туклану рационында ачы ризыклар да булсын. Паразитлар андый азык-төлекне яратмый.

– Халык медицинасы алымнары да паразитларны кисәтергә ярдәм итә. Сарымсаклы су эчү, канәфер ашау аеруча файдалы.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү