Йокы татлы булсын өчен ГАДИ ЫСУЛ

Өйләр җылытыла башлауга, начар йоклаудан зарлануларны ишетергә туры килә. Бүлмә һавасының корылануына бәйле бу. Кыйммәтле дымлаткычлардан башка гына бу хәлдән ничек котылырга?

  1. Йокларга 20 минут чамасы кала тәрәзә пәрдәләренә су бөркергә, җылыткыч батареяларга юеш сөлгеләр эләргә була. Бүлмә һавасын тиешенчә дымландыру өчен суны астан өскә – идәннән түшәмгә таба бөркергә кирәк. Шул рәвешле су тамчылары, тузанны эләктереп, идәнгә төшерәчәк. Нәтиҗәдә һава дымлану гына түгел, бәлки чистарып, сафланып та калачак. Вакыт булса, идәнне юып алу да әйбәт. Нәтиҗәсе көчле дымлаткычныкыннан ким булмаячак.
  2. Батарея астына сулы савыт кую да хәлне җиңеләйтәчәк. Шулай ук гөлләргә ешрак су бөркү яисә яфракларын юеш чүпрәк белән сөртү кирәк. Гөлләр, суның 80 проценты чамасын бүлмәгә кире кайтарып, һаваны сафландырып тора.

Фикер өстәү