Калфак чигеп кенә тел сакланмый: Казанга узган туган тел укытучылары форумында тәрбия, белем, тел мәсьәләләре турында сөйләштеләр

«Күпләрне күргән башыңны

Инде син күтәр бераз».

Казанда узган I Бөтенроссия туган тел укытучылары форумының пленар утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин үз чыгышын Хәсән Туфанның әнә шул шигырь юллары белән башлады. Безне алда ни көтә? Фәнни-техник үсеш заманында туган телебезнең абруен саклап калу өчен ниләр эшләргә кирәк? Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган чарада тәрбия, белем, тел мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Россиянең 30 төбәгендә яшәүче 800гә якын туган тел укытучысы, иҗтимагый, мәдәни оешма, милли хәрәкәт вәкилләре Казанга өч көнлек форумга җыелды. Беренче көнне алар татар телендә белем бирүче алдынгы мәктәпләр тәҗрибәсе, яңа технологияләр белән танышты. Чарада укытучыларга татар теле укытучысының «өстәл китабы» да тәкъдим ителде. Анда укытучыга белем һәм тәрбия эшендә кирәкле норматив хокукый документлар, тел һәм мәдәният өлкәсенә кагылышлы грантлар, татар иҗтимагый оешма һәм автономияләре турында мәгълүматлар тупланган. Монысы юлны табар өчен кирәк.

Август аенда Бөтенроссия туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе төзелү дә – зур вакыйга. Берләшмә туган телләрне укытуга бәйле вазгыятькә анализ ясауны, грантларны тормышка ашыруны, шул ук вакытта укытучыларны яклауны да күздә тота. Бүген анда ил буенча 4 мең татар теле укытучысы теркәлгән. Оешма рәисе Рузилә Фәттахова чарада Татарстан районнарында, Россия төбәкләрендә ассоциациянең җирле бүлекләрен булдыру тәкъдиме белән чыкты. Ә менә туган телне саклауны татар теле укытучысына гына йөкләп калдыруны зур хата дип бәяләде.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразыев татар теле укытучыларын милләт сакчылары дип атады:

– Милләтне тәрбияләү һәм ана телен саклау барыбыздан да тора. Әти-әни, мәгариф оешмалары, мәдәни үзәкләр һәм башка дини, иҗтимагый оешмалар бергәләшеп эшләгәндә генә нәтиҗәгә ирешеп була.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мондый җыеннарның әһәмиятенә басым ясады.

– Татар милләтен бөтен дөньяда белергә тиешләр, – диде Рәис. – Шушы юнәлештә барырга кирәк. Телебез үзебезгә кирәк, кемгәдер кирәктер дип уйлыйсы юк. Үзебездән башлыйк: гаилә, балалар бакчасы, мәктәп. Укытучының роле зур, аннан башка булмый. Шушындый форманы таптык, башлаган эшләрне киләчәктә дәвам иттерәчәкбез. Үзегезне саклагыз!

Илсур Һадиуллин баланың туган телне камил белмәвен дә ата-анага гына аударып калдыруның дөрес булмавын әйтте.

– Без бер-беребезне гаепләп, туган телдә тәрбия һәм укыту мәсьәләсен катлауландырабыз. Балалар бакчасы әти-әниләргә төртеп күрсәтә, мәктәп укытучысы тәрбиячегә ишарә ясый. Бу очракта «гаилә – балалар бакчасы –мәктәп» эш формуласы бербөтен һәм бердәм эшчәнлекне тәшкил итәргә тиеш, – диде министр.

Илсур Һадиуллин тагын бер мәртәбә туган телнең ата-ана гаризасы буенча укытылуын искә төшерде. «Беренчедән, безгә туган телне өйрәнү өчен конкрет хокукый механизм бирелде. Икенчедән, «Ата-ананың туган телен аңлы рәвештә сайлавы милли үзаң күрсәткече, «милли маркер» түгелме соң?» дигән сорау туа. Милләтпәрвәр дип күкрәк кагасың икән, рәхим итеп гаризаңны яз, туган телеңне сайла, өйрән!» – диде республиканың баш педагогы.

Министр ана-аналарны туган телне өйрәнүгә үгетләү өчен яхшы дәлил дә китерде. Галимнәрнең тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, берничә телне белгән кешеләрнең баш мие яхшырак эшли. Бер телдән икенче телгә күчү фикерләү дәрәҗәсен яңа баскычка күтәрә. Әти-әниләргә менә шуларны мисал итеп китерергә дә тәкъдим итте.

Казандагы 13 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре бишлегенә кергән Алинә Шәгәрәева фикеренчә, бүген туган телгә бәйле күп кенә чаралар еш кына милли кием кию, калфак чигү һәм бишек яки сандык күрсәтүгә кайтып кала. Әлбәттә, аларны да белү кирәк. Төп бурыч – укучыларда тиз үзгәрүчән дөнья шартларында уңышлы яшәү һәм эшләү өчен кирәк булган күнекмәләр формалаштыру. Ул туган тел укытучыларын оптимист булырга чакырды. Татар телен югары дәрәҗәдә укыту өчен барлык шартлар булуын, мескенләнеп утырырга кирәкмәвен әйтте.

Читтә яшәүче башка милләт вәкилләре туган телебезне хөрмәт итеп кенә калмый, аны үз милләттәшләренә дә өйрәтә. Мәсәлән, татар теленнән халыкара олимпиадада Гран-при откан япон егете Юто Хишияма белән аның якташы Мидзуки Накамура. Алар, форум делегатларына видеосәламнәрен җиткереп, японнар өчен булдырылган татар теле дәреслеге һәм курслары турында сөйләде. Милләттәшләре бик яратып кабул иткән. Чарада чыгыш ясаган төрек кызы Гамзә Нур Налбантның да теләге чынга ашкан. Хәзер ул – Казан федераль университеты аспиранты.

– Элек татар халык җырларын тыңлаганда аңламый идем. «Нигә аңламыйм соң?» – дип елаган чаклар да булды. Тик мин бирешмәдем. Татар телен бик җиңел өйрәндем. Төрекчә, татарча, казахча, уйгурча, үзбәкчә, инглизчә сөйләшә алам, хәзер рус телен өйрәнәм, – диде Гамзә.

Төрле тәкъдимнәр белдерүчеләр дә булды. Чувашиядәге Тукай авылы мәхәлләсе имам-хатыйбы Наил Ямалетдинов татар мәктәпләре өчен ислам мәдәнияте буенча татарча дәреслек булдыруны сорады. Билгеле булганча, илнең барлык мәктәпләрендә 4 нче сыйныфларда «Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» дигән фән укытыла. Бу фәнне сайлау ирекле. Теләгән укучы православие, будданы, теләгәннәр ислам нигезләрен өйрәнә ала.

– Ислам мәдәнияте буенча федераль белем стандартларында расланган яхшы гына китап бар, әмма ул рус телендә. Бу фәнне татарча укыту кирәк. Чит төбәкләрдә аеруча мөһим. Югыйсә укучылар пәйгамбәрне – пророк, иманны вера дип өйрәнәчәк. Татарстан, федераль органнар белән бергәләшеп, мондый дәреслекне федераль исемлеккә кертсә, яхшы булыр иде, – дип теләген җиткерде Наил Ямалетдинов.

Уфа фән һәм технология университетының Стәрлетмак филиалы татар һәм чуваш филолологиясе кафедрасы мөдире Илсур Мансуров та борчыган проблемалары белән уртаклашты.

– Соңгы елларда туган телне өйрәтүне гаиләгә аударып калдырырга тырышалар. Әлбәттә, аның нигезе гаиләдә салына. Әмма шушындый катлаулы мәсьәләне артык гадиләштереп, аны гаиләгә генә сылтап калдыру – җаваплылыктан котылырга тырышу түгелме? Укучыларның күбесеннән: «Бакчага йөргәнче, туган телне яхшы белә идем, аннан оныттым», – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Димәк, гаиләдә татарча сөйләшкән бала да бакчада телен оныта. Менә проблема кайда! Ни өчен шулай? Бакчада бала көне буе русча аралаша. Ял көннәре дә бар бит, диярсез. Атна буе эшләгән ата-ана янә үз баласын рус телле интернет һәм телевизорга тапшыра, – дип борчыла галим. – Соңгы елларда авылларда да балалар туган телләрен оныта башлады. Ә бит татар телен өйрәтү өчен нинди генә заманча дәреслек, кулланмалар юк! Без моны бүгенге күргәзмәдә дә күрдек. Әмма ни хикмәт, балалар барыбер русча сөйләшә. Чөнки бала бакчада, мәктәптә алган белемне гаиләдә камилләштерергә тиеш. Һөнәри белемне дә туган телендә алса, тагын да яхшырак. Дөрес аңлагыз, мин гаиләдән җаваплылыкны алып ташларга җыенмыйм. Әмма мәгариф оешмаларның да роле зур. Инде хәзер көллият, вузларда милли бакча һәм мәктәпләр өчен тәрбиячеләр әзерләмиләр. Укытучылар өчен милли бүлекләр дә юк дәрәҗәсендә. Бу да борчый мине.

Сәрия Мифтахова

 

 


Фикер өстәү