Владимир Путин Президент сайлау турында законга төзәтмәләрне раслаган

Документ хокукый мәгълүматлар порталына урнаштырылган.

Россия Президентын сайлау турында законга төзәтмәләр кертелгән. Аларны Владимир Путин раслаган. Документ хокукый мәгълүматлар сайтына урнаштырылган.

Дәүләт Думасы Законны 25 октябрьдә кабул иткән. Федерация Советы аны 8 ноябрьдә хуплаган. Яңа төзәтмәләр нигезендә, сайлау участокларында фото һәм видеога төшерү закон буенча моңа хокуклы кешеләргә генә рөхсәт ителәчәк.

Шулай ук хәрби частьләрдәге сайлау участокларында да фото һәм видеога төшерү чикләнелә. Бу мәсьәләне фәкать аккредитация узган массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре генә хәл итә алачак. Шул ук вакытта фото һәм видеога төшерүне часть командиры белән килештерергә кирәк булачак.

Сайлау комиссияләре утырышларына хезмәт килешүе буенча эшләүче массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре кертеләчәк.

Сүз уңаеннан, Владимир Путинның зур матбугат конференциясе 14 декабрьгә планлаштырылган.


Фикер өстәү