Бер хатын-кыз баласын өендә тапкан һәм аны мичтә яндырган

Күршеләре хатын-кызның баласы югалу турында хокук саклау органнарына хәбәр иткән.

Приморье краеның Оленевод бистәсендә котчыкмалы фаҗига булган. “РИА Новости” төбәк прокуратурасы мәгълүматларына таянып язганча, бер хатын-кыз баласын өендә тапкан, шуннан соң аннан котылырга карар иткән.

Күршеләре чаң каккан: алар хокук саклау органнарына хатын-кызның өендә бала табуы, шуннан соң нарасыйның юка чыгуы турында хәбәр иткән.

Вәхши ананың хастаханәдә учетта тормавы мәгълүм. Агентлык мәгълүматларына караганда, ул баласын мичтә яндырган.


Фикер өстәү